Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген, 18 нче июль көнне, "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала. http://tatar.su адресы буенча бәйгенең яңа сайтына кереп Сез бәйге турында тулырак мәгълүмат ала һәм аның нигезләмәсе белән таныша, бәйгедә катнашу өчен гариза тапшыра аласыз.
"Татнет йолдызлары" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Димәк, бәйгенең беренче зур юбилеена да озак вакыт калмады, дигән сүз бу. Әлеге уңайдан бәйгедә күп кенә үзгәрешләр һәм яңартулар булды.
Бәйгенең иң беренче зур яңалыгы - аның җитәкчесе алышынуда. Бәйгегә нигез салып, күп еллар дәвамында аны җитәкләп килгән Айнур Сибгатуллин быел дилбегәне икенче татар интернетчысы - Раил Гатауллинга тапшырды. Айнур Сибгатуллин үзе бәйгенең рәистәше булып кала.
Шул исәптән Оештыру комитетында да кайбер үзгәрешләр бар. Быел Оештыру комитетының нигез составы:
- Раил Гатауллин – «Белем.ру» ҖЧҖ директоры, belem.ru интернет-порталына һәм «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә нигез салучы, Оештыру комитеты рәисе;
- Айнур Сибгатуллин, «Яклау» татар юристлары союзы рәисе, Оештыру комитеты рәистәше;
- Фәрит Шагиахметов – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Генераль директорының беренче урынбасары;
- Нурия Беломоина – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Генераль директоры урынбасары;
- Марсель Гильмеев – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының гаммәви матбугат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы;
- Ләйсән Хәлимова – Татарстан Республикасы «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының бүлек мөдире.
"Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе быел киңрәк масштабларда барыр дип планлаштырыла - бәйгене оештыруга Татарстан Республикасының күп кенә министрлыклары тартылыр дип көтелә, аларның вәкилләре дә Оештыру комитетына кертеләчәк.
Бәйгенең рәсми сайты яңартылды, анда мөмкинлекләр һәм мәгълүмат даими тулылана барачак.
Шулай ук бәйгенең үзенә дә зур гына үзгәрешләр кертелде. Бәйгедә номинацияләр үзгәртелде, татар телле номинацияләр саны артты, махсус бүләкләр тапшыру максат итеп куелды.
"Татнет йолдызлары - 2011" бәйгесе номинацияләре һәм махсус бүләкләре түбәндәгеләр:
1. Тематик номинацияләр*
1. Масс-медиа:
Периодик челтәр басмалары; традицион басма массакүләм мәгълүмат чараларының (газеталар, журналлар һ.б.) челтәр версияләре яисә алар төзегән веб-ресурслар; теле-, радиотапшыру массакүләм мәгълүмат чаралары cайтлары.
2. Татарский мир и Татарстан (Татар дөньясы һәм Татарстан)
Дөньядагы татар ыруглары сайтлары; Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарына багышланган рәсми һәм рәсми булмаган сайтлар.
3. Наука и образование (Фән һәм мәгариф):
Балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, ял итү лагерьлары, мәктәп китапханәләре, балалар өчен ресурсларны эченә алучы, югары һәм махсус урта уку йортлары сайтлары; мәгариф өлкәсенә яисә төрле уку дисциплиналарына багышланган ресурслар, фәнни эзләнү институтлары һәм башка фәнни учреждениеләр cайтлары, фәнни-техник китапханәләр һәм мәгълүмат базалары, татар гаиләләренә һәм милли тәрбиягә багышланган сайтлар.
4. Культура и искусство, история (Мәдәният һәм сәнгать, тарих):
Музыкага, рәсем сәнгатенә, театрга, кинога, әдәбиятка, тарихка багышланган сайтлар, сәнгать әсәрләренең электрон коллекцияләре, музыкаль һәм төрле иҗат төркемнәре, башкаручыларның сайтлары, үзләренең кумирлары турында җанатарлары төзегән сайтлар.
5. Краеведение, туризм, спорт и здоровый образ жизни (Туган якны өйрәнү, туризм, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше):
Туган якны өйрәнүгә, туризмга, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә, Татарстан Республикасында тормыш иминлеге торышына багышланган сайтлар.
6. Предпринимательство (Эшмәкәрлек):
Татарстан Республикасында коммерция эшчәнлеген алып баручы оешмаларның сайтлары.
7. Общественные объединения (Иҗтимагый оешмалар)
Иҗтимагый фондлар һәм коммерция эшчәнлеген алып бармаган башка төр оешмаларның сайтлары, шулай ук төрле программалар, акцияләр һәм иҗтимагый характердагы төрле чараларга багышланган сайтлар.
* бу номинацияләрдә рус телендәге эчтәлек кенә бәяләнә.
2. Татар телендәге номинацияләр
1. Гаммәви мәгълүмат чаралары
Татар телендә чыгучы периодик челтәр басмалары; традицион басма мәгълүмат чараларының (газеталар, журналлар һ.б.) челтәр версияләре яисә алар төзегән веб-ресурслар; теле-, радиотапшыру массакүләм мәгълүмат чаралары cайтлары.
2. Татар дөньясы һәм Татарстан
Татар телендә ясалган дөньякүләм татар ыруглары сайтлары; Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарына багышланган рәсми һәм рәсми булмаган сайтлар.
3. Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия
Фән һәм мәгариф өлкәсенә багышланган татар телендә ясалган сайтлар, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, ял итү лагерьлары, мәктәп китапханәләре, балалар өчен ресурсларны эченә алучы, югары һәм махсус урта уку йортлары сайтлары; мәгариф өлкәсенә яисә төрле уку дисциплиналарына багышланган ресурслар, фәнни эзләнү институтлары һәм башка фәнни учреждениеләр cайтлары, фәнни-техник китапханәләр һәм мәгълүмат базалары.
4. Мәдәният һәм сәнгать, тарих
Музыкага, рәсем сәнгатенә, театрга, кинога, әдәбиятка, тарихка багышланган татар телле сайтлар, сәнгать әсәрләренең электрон коллекцияләре, музыкаль һәм төрле иҗат төркемнәре, башкаручыларның сайтлары, үзләренең кумирлары турында җанатарлары төзегән сайтлар.
5. Туган якны өйрәнү, туризм, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше
Туган якны өйрәнүгә, туризмга, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә, Татарстан Республикасында тормыш иминлеге торышына багышланган татар телендә эшләп килүче сайтлар.
6. Эшмәкәрлек һәм иҗтимагый эшчәнлек
Коммерцияле/коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый фондларның татар телендә эшләп килә торган сайтлары, төрле программалар, акцияләр һәм иҗтимагый характерда булган башка чараларның татар телле сайтлары.
3. Махсус бүләкләр
1. Габдулла Тукай һәм аның иҗатына багышланган иң яхшы сайт
Тууына 125 ел уңаеннан, татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьчесе, публицисты һәм тәрҗемәчесе Габдулла Тукай га һәм аның иҗантына багышланган иң яхшы сайт бүләкләнә (2.1.4 һәм 2.2.4 номинацияләре нәтиҗәләре буенча).
2. Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) оешуга 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт бүләкләнә (барлык номинацияләр нәтиҗәләре буенча).
3. Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә ясалган иң яхшы сайт
Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә уңышлы эшләп килә торган иң яхшы сайт бүләкләнә (барлык номинацияләр нәтиҗәләре буенча).
4. Иң яхшы татар телле сайт
Татар телендә уңышлы эшләп килә торган иң яхшы сайт бүләкләнә (татар телендәге номинацияләр нәтиҗәләре буенча).
Гаризалар кабул итү быел 15 нче сентябрьга кадәр озайтылды, бүләкләү тантанасы исә ноябрь аена планлаштырылган.
Бәйгедәге барлык яңартулар белән дә тулысынча танышып чыгу өчен сезне бәйгенең Нигезләмәсе белән танышып чыгарга чакырабыз! Фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне, бәйге белән бәйле сорауларыгызны аның форумында теркәлеп язып чыга аласыз.
Нигезләмә белән танышканнан соң сезнең барыгызны да "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә көтеп калабыз. Хәерле сәгатьтә!