Татар мәгарифе порталы
Сез монда
19 нчы июль көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов 2010-2011 уку елында тапшырган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республика күрсәткечләре Россиядәгегә һәм узган елга караганда яхшырак булган.
102 укучы 100 балл җыю бәхетенә ирешкән. Күпчелеге – рус теленнән (54 укучы). Быел математикадан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән 100 балл җыючы булмаган.
Быел укучылар рус теле, математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз телләре), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) сынау тапшырды. Быел беренче тапкыр бер укучы испан теле буенча БДИ тапшырды.
Министр сүзләренә караганда, 2011 елда биология һәм информатика буенча баллар 2010 елга караганда түбәнрәк булган. Ә 11 предмет буенча нәтиҗәләр узган ел белән чагыштырганда – яхшырак. Гомумән алганда, бөтен Россия буенча биологиядән нәтиҗәләр мактанырлык түгел. Министр моны биремнәрнең катлаулы булуы белән аңлата.
Россия белән чагыштырганда, Татарстан укучылары инглиз һәм испан телләреннән, җәмгыять белеменнән начаррак биргән. Тарих буенча күрсәткечләр бертөрле: 51,2 балл.
Калган предметлар буенча күрсәткечләр шатландыра. Рус теленнән – 2,4 баллга, математикадан 2,8 баллга өстенрәк.
Республикада минималь чикне уза алмаган укучылар саны рус теленнән – 1,2 процент, математикадан – 1,9; җәмгыять белеменнән – 3,8; физикадан – 4,7; биологиядән – 3,9; тарихтан – 8,3; химиядән – 3,2; инглиз теленнән – 1,8; информатика һәм ИКТдан – 3,1; рус әдәбиятыннан – 2,3; географиядән – 2,8; немең теленнән – 2,6 процент. Нәтиҗәдә мәктәпне тәмамлаучы 512 укучы (БДИ тапшыручыларның 2,5 проценты), аттестатсыз калып, белешмә белән чыккан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
27 Июль, 2011 - 15:44
Permalink
77
Эйе. милли узан бик тубэн, эммэ барыбер корэшергэ кирэк, ярты юлда туктамыйча , талэп итэргэ,хэттэ бэхэслэшергэ
http://almetyevsc.ru/index.php?/topic/4922-%d0%bc%d1%8b-%d0%b2-%d1%82%d0...
Раил Гатауллин
24 Июль, 2011 - 14:06
Permalink
Нәтиҗәләргә анализ
Әлеге нәтиҗәләргә үз анализымны бирәсем килә.
1. Бу уку елында урыс телендә белем бирүгә зур өстенлек бирелгән. Беренчедән, Хөкүмәт дәрәҗәсендә татар телендә белем бирүне кайгырту юк дәрәҗәсендә (барын бар, әмма халык күз алдында бу эшләр күрсәтелми, шуңа халык моны белми дә кала), икенчедән, ата-аналар ялгыш стереотипларга бирелеп, балаларына белемне рус телендә укытуны сорап йөриләр. Нәтиҗәсе - рус теленнән баллар югарырак.
2. Матбугат чаралары аша халыкка әйтеләсе сүзләр барып иреште, диярлек. Халык техник белемнәрнең балаларына кирәк булачагына ныграк ышана төште, шулай ук ата-аналарның күбесе балаларының финансистлар, экономистлар яисә инженерлар булуын тели. Нәтиҗә - математикадан баллар шулай ук югарырак. Монда математиканы нинди дә булса аерым бер телдә укыту роль уйнамый. Укучылар математиканы үз туган телләрендә өйрәнгән булсалар, бу күрсәткеч әле тагын да югарырак булыр иде, 100 балл җыйган укучылар да табылыр иде, дигән фикердә торам.
3. Ә инде фәнне үз туган телләрендә өйрәнмәү сәбәпле, информатика, биология, җәмгыять белеме һ.б. шундый фәннәрдән уку сыйфаты кимегән. Шундый ялгыш стереотиплар белән яшәсәк, әлеге күрсәткечләр әле тагын 5-6 ел дәвамында артка тәгәрәр. Аннары, урыслашып беткәч, Русиянең уртача күрсәткечләре тирәсендә туктап калыр. Русиядә Мәгариф өлкәсендә тиешле реформаалар башкарылмаса, бу күрсәткечләр шул күрсәткечләр белән бергә артка таба тәгәрәр.
4. Инглиз телендә белем алу татар телен яхшы белгән балаларга яхшырак бирелүе инде күптән мәгълүм. Әмма, рус теленә игътибар бирелү сәбәпле, инглиз теленнән уку сыйфатын киметә төшкән. Нәтиҗәдә балалар дөньякүләм дәрәҗәдә танылуга ирешә алмаска мөмкиннәр, рус иле кысаларында югалып калачаклар, дөньякүләм базарда белемнәре исәпкә алынмаячак.
Бу анализдан чыгып ниләр эшләргә киңәш итәм?! Ашыгыч рәвештә татар телендә белем бирүче укытучыларның белемнәрен күтәрергә һәм укучыларга татар телендә әлеге фәннәрдән тиешле белем бирергә. Туган телләрендә белем алган укучыларның БДИ нәтиҗәләре урыс телендә өйрәнеп БДИ тапшырган калган татар балалары нәтиҗәләре белән чагыштырырга һәм чын нәтиҗәсен күрсәтергә. Нәтиҗәсе шаккаткыч булачак - үз туган телләрендә (татар телендә) белем алып БДИ тапшырган балаларның уку һәм тәрбия сыйфаты ким дигәндә бер баскыч югары булачак.
Әлеге эшләрне башкарып халык аңына җиткезә алсак, балаларыбызның белемле һәм тәрбияле булуларын тәэмин итә алыр идек, татар мәгарифе дә үсеш кичерер иде!!!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин