Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы елның 1 сентябренә Казанда 12-нче татар гимназиясе өр-яңа бинада ишекләрен ачачак. Моңа кадәр кыз балалар укый торган йорт Тукай урамында урнашып, бик начар хәлдә иде. Укучыларга яңа бина төзетүне даулап йөргән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин шәһәр үзәгендәге гимназия бинасының шактый тузган булуын, 7 кв. метрлы бүлмәдә 12 бала укыганлыгын ассызыклады. Яңа уку елында гимназисткалар 240 урынга исәпләнгән, бассейнлы, спорт мәйданнары, интерактив җайланмалар белән җиһазланган яңа бинада белем алачак. 12-нче татар гимназиясе хәзер «Тандем» комплексы тирәсендә, юл янында гына.
Бүген аның яңа уку елына ни дәрәҗәдә әзер икәнен Казан мэры Илсур Метшин тикшерде. Ашханә, хореография, тамаша заллары, бассейн, медицина кабинетын карап чыккач, ул гимназиянең яңа бинасыннан канәгать калуын белдерде. «Ел саен яңа мәктәп ачу бездә күркәм гадәткә әйләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел да яңа татар гимназияселе булачакбыз. Аның иске бинасы уку алып баруга яраксыз иде. Биредә заманча белем алыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар — интерактив җиһазлар, IT-технологияләр, спорт бүлмәләре», - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
Әлеге гимназияне татар телендә белем бирә торган «институт благородных девиц» дип тә атыйлар. Кыз балаларга урта белем бирүе белән генә түгел, туташларны гаилә, иҗтимагый тормышка әзерләү эше дә алып барыла. Биредә татар, инглиз, рус телләре, җәмгыять белеме тирәнтен өйрәтелә, ТДГПУ белән хезмәттәшлек ителә. 12 нче гимназиядә шахмат, шашка, теннис, йөзү, аэробика кебек спорт төрләре, музыка, театр, бию, чигү буенча факультатив дәресләр булачак. Яңа бина әзерлеге белән танышырга килгән Туфан Миңнуллин: «Биредә татар кызларының элитасы әзерләнәчәк. Алар заман таләп иткәнчә берничә тел белеп, дәүләт органнарында эшлиячәк. Бинасы бар, хәзер бирегә ата-аналар аңа лаеклы балаларын китерсен инде», - дип ассызыклады.
Мәгълүмат өчен. Казанның 12-нче гимназиясеннән тыш башкалабызда кызлар гына укый торган 4 нче гимназия-интернат та бар.
Чыганак: http://intertat.ru