Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2009 елдан алтын һәм көмеш медальләр көчен югалтачак. Быел исә югары уку йортларына керүдә медаль ияләренә әле ташламалар саклана. Бу турыда Россия мәгариф күзәтүе юллаган хатта ассызыкланган. Хатта әйтелгәнчә, гел “биш”ле билгеләренә укыган кызлар-малайлар БДИ тестларының берсен “дүртле”гә биргән очракта да алтын медаль ала алачак. Көмешкә өметләнгән укучы аттестатында исә “дүрт”ләр саны өчтән дә артмаска тиеш.
Алтын медаль күп еллар иң тырыш, белемле укучысы символы буларак йөрде. Аны алу да һәркемгә тәтеми иде. Өстәвенә, югары уку йортларына керү күпкә җиңеләя. Мондый укучылар беренче имтиханнарын “биш”легә бирү белән студент исемен ала иде. Бу сынауны “яхшы”га биргән медалистлар исә “икенче дулкын” абитуриентлар белән янә имтиханнар бирү хокукына ия иде. Ләкин хәл үзгәрә. Сәбәпләр күп, билгеле, медальләр җиңел эләгүе, ә югары уку йортларына күбрәк акча түләп керү дә йогынты ясамый калмагандыр. Алтын һәм көмеш медальләр элеккеге көчен барыбер югалткан иде инде.
2009 елдан БДИ тапшыру 100 процентта үтәләчәк. Ләкин медальләр дә бөтенләй юкка чыкмый. Бары көче генә гади “мактау кәгазе”неке кебегрәк булачак. Бер елдан гел “биш”ле билгеләренә укыган укучылар да, аттестатларында “өч”ле булганнар да югары уку кабул итү комиссиясе алдында бертигез хокукта булачак.
Билгеле, беренче сыйныфтан ук бу ташлама өчен тырышып укыган балаларны һәм аларның әти-әниләрен мондый хәл канәгатьләндерми. Күпме көч, вакыт һәм өстәмә дәрес һәм педагогларга акча сарыф ителгән.
Ә менә күп кенә югары уку йортлары белгечләре фикеренчә, Россиядә медальләрнең абруен төшерделәр. Күп кенә укучыларның алтын һәм көмеш медальләре аларның реаль белемнәренә туры килми. Мәктәпләрдә шактый укучы аттестатларында “биш”леләрне тартып-сузып куялар.
- Караулар саны: 2578
- Бастыру