Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү лагеры талантлы укучыларны кабул итүен дәвам итә. 3 майда биредә мәктәп бизнес–компанияләренең VIII ачык республика слеты старт алды. Инде сигезенче ел рәттән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының Кече һәм урта эшкуарлыкне үстерү комитеты, Сәүдә–сәнәгать палатасы һәм Казан шәһәренең “Яшьләр казанышлары” исемле үзәге белән берлектә булачак әле яшь эшкуарларны табу, аларны укыту белән шөгыльләнә. Сәүдә эше, икътисад нигезләреннән кала укучыларга әхлакый тәрбия дә бирәләр.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы вакыт эчендә (сигез ел) республикабызда мәктәп бизнес–компанияләренең җиде слеты, “Шәхси эш” дигән 5 конкурс, гамәли компьютер икътисад программалары буенча “Банклар – эшчәнлек барышында” исемле бәйгеләр узарга өлгергән.
Шунсы мактауга лаек: алда әйтелгән конкурс җиңүчеләре Татарстан данын яклап Россиякүләм һәм Халыкара сынауларда чыгыш ясаган. Мисал өчен, республикабызнң яшь эшкуарлары төзегән проектларны 2002 елда – Парижда, 2003 елда – Лондонда, 2005 елда – Осло, ә 2006 елда Нидерландның Маастрихе шәһәрендә, 2007 – Берлинда, 2008 елда – Бельгиянең Антверпене каласында күрергә булган.
Шушы көннәрдә слетның республикакүләм этабы бара. Ләкин, быелгы чараның оригинальлеге шунда: быел ул Мәктәп компанияләренең XIV Гомумроссия Слеты белән берлектә уза. Шуңа да “Байтик” компьютерлар лагерында Татарстанның төрле район–шәһәрләренннән килгән 17 мәктәп командасы белән бергә Россия Федерациясенең 20 регионыннан да яшь эшкуарлар бар иде. Әйтик, Мәскәү, Сыктывкар, Саратов, Красноярск, Рязань кебек шәһәрләр үз командарын җибәргән.
Көрәш – катлаулы, көндәшләр – көчле. Яшь эшкуарлар конкурс–презентацияләрдә катнашты, жюри әгъзаларына үз эшчәнлекләре турында финанс хисап тапшырды.
Бу чараның иң кызыгы иртәгә сәгать иртәнге сигездә Казан милли–мәдәни үзәгендә узачак ярминкә–күргәзмәдә булачак. Биредә кызлар–малайлар үзләре җитештергән товар турында сөйләячәк, ә Казан һәм Мәскәү шәһәрләренең бизнесында “кайнаган” өлкән эшкуарлар алар арасында җиңүчеләрне билгеләячәк. Лидерлыкка чыккан команда Россияне 2008 елның июль аенда Швециядә узачак Европакүләм слетта тәкъдим итәчәк.
Иртәгә шулай ук мәктәп укучылар һәм студетлар проектлары арасында узучы “Шәхси эш” исемле республикакүләм бәйгегә дә нәтиҗәләр чыгарылачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Бу бәйгедә катнашучылар барлыгы алты номинациядә көч сынашты.
- Караулар саны: 2611
- Бастыру