Татар мәгарифе порталы
Сез монда
4 сентябрьдә Татарстанның Даими вәкиллеге янындагы якшәмбе мәктәбе тантаналы шартларда яңа 2011-2012 уку елына үзенең укучыларын кабул итте.
Укучыларның теләген искә алып, мәктәпкә теләгән һәр кеше кабул ителде: татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең иң олысына 74 яшьтә булса, иң яшенә - 13 яшь. Барысы 54 кеше укучылар исемлегенә теркәлде.
Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, укучылар өч төркемгә бүленде. Укуны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алып бару турында тәкъдим кертелде.
Шунысы да шатлыклы: бу көнне бөек Тукай теленең татарларда гына түгел, милләте белән рус, башкорт булган халыкта да кызыксыну уятуы ачыкланды.
Якшәмбе мәктәбенең бәйрәмендә катнашкан Татарстанның Даими вәкиле Ринат Садриев, укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, Даими вәкиллекнең татар телен саклау, тергезү, үстерү өстендә ныклы эш алып баруына, милли мәгариф мәсьәләләрен хәл итүдә Татарстанның, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының ярдәм күрсәтүенә - Даими вәкиллекне уку-укыту әсбаплары, аудио-видеотека белән тәэмин итүенә тукталды. Аның әйтүенә караганда, якын киләчәктә Свердлау өлкәсендә якшәмбе мәктәпләренең челтәре тагын да киңрәк җәелдереләчәк.
Даими вәкил укучыларга вәкиллек тарафыннан әзерләнгән “Татар теле һәр көнгә” дип аталган буклет-сүзлек, Свердлау өлкәсе татарлары конгрессының “Саф чишмә” гәзитен бүләк итте.
Якшәмбе мәктәбе укучылары белән булган әңгәмәдә телләр белүнең әһәмияте, татар теленең төрки телләр дөньясына ачкыч булуы турында сүз алып барылды. Соңгы статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә төрки телле халык саны 400 миллионлап булса, татар телендә 7 миллионлап кеше сөйләшә. Әмма шул ук вакытта белгечләр биргән мәгълүматлар күңелне сөендерми: бүгенге көндә Җир йөзендә булган 6- 7 мең телнең 95 проценты 21 гасыр ахырына я юкка чыгачак, я юкка чыгу алдында торачак, дип фаразлый галимнәр.
Тантанада “Хезмәттәшлек” интернациональ клубы әгъзаларының, “Каприз” триосы вокаль ансамбленең солисты Елена Мардамшинаның татар телендә башкарылган җырлары бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен бермә-бер күтәрде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru