Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген “Байтик” компьютерлар лагерында республикабызның талантлы программистлары җыелды. Биредә “Яшь программист” исемле XII республика конкурсының II ачык туры уза. Беренче турда 400гә якын эш тәкъдим ителгән. “Байтик”ка исә жюри сайлаган 130 эш хуҗасы гына чакырылды.
Конкурсның быел географиясе киң. Соңгы турга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Менделеевск, Балтач, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Алабуга кебек шәһәрләрдән, Әтнә, Апас, Азнакай, Арча, Әгерҗе, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Ютазы, Кама Тамагы районнарыннан кызлар-малайлар килде.
Елдагыча бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан оештырыла.
Эшләр дүрт номинация буенча тикшерелә:
- WEB-сайтлар
- Компьютер презентацияләре
- Компьютер сәнгате
- Компьютер программалары.
Әлеге конкурсның төп максаты: “Сәләтле балалар” республика программасы кысаларында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтле кыз һәм егетләрне ачыклау, аларның белемнәрен, иҗадилыгын үстерү. Шулай ук электив һәм факультатив курслар үткәрү, балаларга өстәмә белем бирү системасы эшчәнлеген активлаштыру.
Укучыларның эшләренә бәяне республикабызның билгеле галимнәре, IT-компания белгечләре, Казан шәһәренең югары уку йортлары укытучылары бирде. Алар арасында А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты доценты Дмитрий Хохлов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты Рәшит Гайфуллин, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты доценты Земфира Захарова, Казан дәүләт университетының Мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәре Влада Кугуракова, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мәгълүматлаштыру-белем бирү бүлеге мөдире һәм “belem.ru” проекты җитәкчесе Раил Гатауллин, компьютер сәнгате өлкәсендә программалау һәм электрон музыка буенча белгеч Александр Левин, дизайнер, режиссер, программист Дамир Насыйров кебекләр дә бар иде.
Бәйге иртәгәгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген жюри әгъзалары проектларның яртысын гына карарга өлгерде. Ярышның әле алда тагын бер көне бар.
“Компьютер презентациясе” номинациясендәге эшләрне тикшергән Анна Рябова катнашучыларның эшләренә куйган таләпләре арасында түбәндәгеләрен ассызыклады: “Проектларыгызда мантыйкый һәм форма эзлеклелеге сакланырга тиеш. Өстәвенә, оригинальлек, гамәли куллану мөмкинлегенә игътибар итәчәкбез.” Анна Рябова сүзләре буенча, былтыр тәкъдим ителгән эшләр арасында темасы тулысынча ачылмаган, өзек-өзек проектлар да булган. “Сез инде 3-5нче сыйныф укучылары түгел, чыгарылыш сыйныфта укыйсыз. Шуңа күрә фәнни, эзләнү эшләре дә булырга тиеш”, - диде ул.
Проектлар, бигрәк тә аларның авторлары шаккатырды. Мисал өчен, Саба егете Данис Нуриев программистлар өчен махсус программа ясаган. Әлеге программа компьютерның оператив хәтере, экранның режимы кебек параметрларны күзәтә. 4 нче татар-төрек лицее кызлары исә Flash программасы ярдәмендә татар теленә өйрәтүче ресурс ясаганнар. Проект авторлары бу ресурсны belem.ru сайтына урнаштырырга да рөхсәт бирделәр һәм ул якын арада безнең сайтка урнаштырылыр.
Проектлар арасында мәктәпләрдә кулланырлыклары да бихисап иде. Әйтик, 11нче сыйныфларга БДИга әзерләнү өчен махсус программа. Биредә традицион сигез фәннән тестлар тәкъдим ителгән. Шулай ук имтиханга әзерлектән ял итү өчен махсус бүлек тә эшләгәннәр. Биредә шул ук 8 дисциплинага кагылышлы фото-рәсемнәр слайд-шоуын карап була. Мәсәлән, рус әдәбиятында бу төрле чор әдипләрнең фоторәсемнәре, биологиядә - хайваннар рәсемнәре.
- Караулар саны: 4361
- Бастыру