Татар мәгарифе порталы
Узган атнада Төркиянең Мәрсин губернаторлыгына караган Тарсус шәһәрендәге бер урамга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде. Төрки дөньяда Г.Тукай елы булу мөнәсәбәте белән ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәният оешмасының Тарсус шәһәре җитәкчеләре арасындагы килешенү нигезендә әлеге каланың зур бер урамына шагыйребез исемен бирү яз айларында ук кабул ителгән иде.
“Халыкара Караҗаоглан шарлавык шигырь кичәләре” дигән чара кысаларында Тарсус мэры Бурһанеттин Коҗамаз һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле Лилия Саттарова урамга Г.Тукай исемен бирү тантанасына катнашып, урам башындагы кызыл тасманы кистеләр. Чараны ТӨРКСОЙ һәм Тарсус мэриясе вәкилләре белән шәһәр халкы да тамаша кылды. Урамның бер урынында бик затлы, күркәм эшләнгән Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы язылган гранит такта урын алган. Ул шушы урамда даими торачак.
Тарсус мэры сүзләренчә, якын көннәрдә биредә Нихак сарае ачылачак. Шулай ук сәүдә һәм күңел ачу мәркәзе дә төзү планлаштырылган. Киләчәктә Г.Тукай урамы халык яратып йөри торган күңел ачу бульварына әйләнәчәк.
Тарсус шәһәре урамнары төрки дөньяның иң абруйлы, күренекле шәхесләре исемнәрен йөртә. Анда, шулай ук, “Кыргызстан”, “Әзербайҗан”, “Төрекмәнстан” дип аталган проспектлар да бар. Моннан берничә ел элек яңа бер проспектка “Татарстан” исеме бирелгәне мәгълүм.
Шунысын да белгертеп үтү зарур: Тарсус белән Татарстанның Азнакай каласы - тугандаш шәһәрләр.