Татар мәгарифе порталы
Русия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан, Казанда 1-3 нче ноябрь көннәрендә “Мультимәдәниятле дөньяда Ислам” дип аталган беренче халыкара форум үткәреләчәк. Чара үзенә Русия, АКШ, Пакистан, Төркия, Иран, Малайзия, Кытай һ.б. илләрнең атаклы ислам белгечләрен җыяр дип көтелә.
Форум Казан федераль университеты Шәрык һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының төбәкара һәм ислам белгечлеге кафедрасы, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, КФУның юридик факультеты һәм Мәрҗәни фонды (Мәскәү) ярдәмендә оештырыла.
Казан федераль университетының төбәкара һәм ислам белгечлеге фәннәре кафедрасының җитәкчесе Ренат Беккин сүзләренчә, “мондый форум Казан кысаларында беренче тапкыр уздырылачак. Әлеге чараны ел саен оештырырга планлаштырабыз. Форумның максаты – бөтен илләрнең ислам белгечләре өчен аралашу мәйданы булдыру. Чараның Казанда уздырылуы да сәбәпсез түгел – Казан университеты Шәрык мөселманлыгын өйрәнү буенча компетент үзәк буларак карала”.
Форумның төп темалары буларак, мәдәниятләр арасында әңгәмә проблемасы, 21 гасырда төрле фикер вәкилләрнең үзара яшәеше, исламны постколониаль яктан өйрәнү һәм башка актуаль проблемалар күтәреләчәк.
Шулай ук форумда суфичылыкның нәзәрияте һәм гамәлияте, мөселман булмаган илләрдә мөселман җыеннары, мөселман илләренең сәнгате һ.б. темалар буенча секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылыр дип көтелә.
Форумның төгәл программасы белән 27 октябрьдә http://islamoved.ru сайтында танышырга мөмкин булачак.
Белешмәләр өчен телефон: (843)258-70-77
E-mail: islamkfu@gmail.com
Чыганак: http://www.tatartime.com