Татар мәгарифе порталы
Сез монда
30 нчы октябрь көнне Казан федераль университетында «Балалар университеты» дигән уникаль проект старт алды. “Уникс” мәдәният-спорт комплексына үзләренең тәүге “студент билетларын” алу өчен 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге 500 гә якын бала җыелды.
“Биредә утыручылар буыны белән университет әле беренче тапкыр гына эшли башлый. Әлеге проектның максаты – сезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирү”, - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров, очрашуда катнашучыларны сәламләп.
Балалар университеты КФУ ярдәмендә оештырылган һәм Казан университетын үстерү программасына керә. Проектның асылы үсеп килүче буынны кызыксындырган сорауларга кызыклы һәм аңлаешлы формада җавап бирүдән гыйбарәт. Проект балаларда белемгә омтылучанлыкны үстерергә ярдәм итә.
“Әлеге проектның ахыргы максаты – сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирү генә түгел, ә мөмкин кадәр тизрәк – кече яшьтән үк сезне яңа шартлардагы тормышка җайлаштыру, студентлар тормышы, укытучылар белән таныштыру”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, презентацияне ачып.
Ярты сәгатьлек бушлай фәнни-популяр лекция-интерактивларны университет профессорлары һәм республиканың танылган шәхесләре үткәрәчәк. Лекцияләр ял көннәрендә һәм каникул вакытында узачак. Лекцияләрнең тематикасы тарих, математика, физика, астрономия, психология, медицина, икътисад, музыка, археология һәм башка фәннәрне колачлый.
Тәүге лекция студентлар кемнәр алар, алар университетка ни өчен йөри, докторлар ни өчен студентларны укыта дигән сорауларга ачыклык кертүгә багышланды.
Якын көннәрдә дәресләр 31 октябрьдә, 13 һәм 20 ноябрьдә узачак. Лекцияләр барышында балалар гражданнар хокукы, тарих, археология, психология, алман мәдәнияте һәм филологиясе кебек өлкәләрдән күп кенә яңа әйберләр беләчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.ru