Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уфада, Халыкара туган телләр көне уңаеннан, “Ана теле-2012” бәйгесе оештырылды. Башкорт дәүләт педагогия университеты, “Башкортстан татарлары” берлеге һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге әзерләгән бу бәйгедә Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән яшьләр дә катнашты.
Быелгы “Ана теле-2012” бәйгесе күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланды. Башкортстан ягыннан әлеге конкурста Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт университеты, шулай ук аның Стәрлетамак һәм Бөре шәһәләрендәге филиаллары талиплары катнаша. Татар яшьләре бу бәйгедә, укытучылык осталыгына сынау тоту белән бергә, төрле сәләтләрен дә күрсәтә. Башкорт дәүләт педагогия университеты татар теле һәм әдәбияты бүлеге доценты Раушания Гәрәева әйтүенчә, бәйге биш өлештән тора, бу исә талипларның әзерлеген төрле яклап тикшерү мөмкинлеген бирә.
Талиплар үзләре белем алган уку йорты белән таныштыра, төпле өйрәнүче темалары хакында сөйли. Иң күңеллесе - иҗади бәйге. Биредә талиплар үзләренең җыр-моңга, биюгә, музыка коралларында уйнауга һәм әдәби әсәрләрне сәнгатьчә сөйләүгә сынау тота. Яшьләрнең һәммәсе дә талантлы булуларын раслый.
Бәйгенең икенче көне талипларның Уфадагы 84нче һәм 65нче татар гимназияләрендә ачык дәресләр белән башланып китте. Берничә сәгать барган бу сынауларга югары уку йортлары мөгаллимнәре кергән таләпчән жюри бәя бирде. Көннең икенче яртысында конкурста катнашучылар янә дә Башкортстан дәүләт педагогия университетына җыелды. Биредә ике көн дәвам иткән киеренке дә, кызыклы да бәйгегә йомгаклар ясала. “Ана теле” бәйгесе барышын Уфаның югары уку йортлары талиплары да карый һәм үзләренә дә шактый файдалы мәгълүматлар ала. Инде дулкынландыргыч мизгелләр дә җитә. Конкурста катнашучыларның һәммәсе дә сәхнәгә чакырыла. Аларның барысы да дипломнар белән бүләкләнә. Ә инде барлык төр сынауларда да иң яхшы әзерлек күрсәткән Казан федераль университетының 5 курс талибәсе Лилия Нурова Гран-прига лаек.
Конкурста 1-3нче урыннарга чыгучыларга да, төрле номинацияләрдә билгеләнүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов һәм 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов бәйгедә катнашучыларга бүләкләр өләште.