Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко студентларны борчыган проблемаларны билгеләде, аның фикеренчә, яшьләр көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдә катнашырга тиеш. Россия студентлар активы белән очрашу министрның Казанга визиты кысаларында узды.
Виталий Мутко ышандырганча, яшьләрне борчыган проблемалар нәтиҗәле хәл ителсен өчен студентларның үзләренә дә активлык күрсәтергә кирәк.
Ул студентларга иң кыю башлангычларга һәм проектларга ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте, шул ук вакытта студентлар мохитенең үзидарә тәҗрибәсе булган һәм үз мәнфәгатьләрен якларга сәләтле оешкан структура булуын билгеләп үтте.
Виталий Мутконың сүзләренә караганда, бүгенге көндә сыйфатлы тормыш өчен тиешле шартлар тудыру өстендә эшләргә кирәк. “Бүгенге көндә Россиядә хәтта бер бассейны да булмаган субъектлар да бар”, - диде министр.
Кискен мәсьәләләрнең тагын берсе – белем бирүнең сыйфаты. “Советлар Союзы вакытында 600 югары уку йорты булган, хәзер аларның саны меңнән артып китте, әмма аларда укыту дәрәҗәсе бер дә мактанырлык түгел”, - дип ассызыклады Виталий Мутко.
Ул талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү темасын да кузгатты. Россиядә елдан-ел популярлаша баручы конкурслар, грантлар һәм башка программалар хакында искәртте. Министр студентлар белән волонтерлар эшчәнлеге һәм төзелеш отрядлары хакында да фикер алышты. Ул бүгенге көндә студентларның төзелеш отрядларын булдыру һәм аларның санын арттыру юлындагы барлык киртәләрнең дә юкка чыгарылуын билгеләп үтте.
Волонтерлар хәрәкәтенә килгәндә, тиздән волонтерларны сайлап алу башланачак. Аларны укытуга тагын ярты ел китәчәк. Ул студентларга волотерларның чарада хезмәт күрсәтүче персонал гына түгел, ә Россиянең визит карточкасы булуын искәртте.