Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2012 елда мәктәпләрне кеше күзенә күрсәтерлек халәткә китерүгә тулаем алганда 1,92 миллиард сум акча тотарга җыеналар. Баштанрак исә программага 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган булган. Өстәмә миллионнар хакында 2 нче март көнне республиканың Министрлар Кабинетында уздырылган утырышта игълан ителде.
Мәгълүм ки, мәктәпләрне төзекләндерү программасы Татарстанда яңа гына эшли башлады. Аның буенча быел 154, алдагы өч елда 757 белем йортында түбә, бинага керү ишекләре, тәрәзәләр, инженер коммуникацияләр алыштырылырга тиеш.
Сайлау алда кампанияләре уңаеннан төбәк җитәкчеләре актив рәвештә район һәм шәһәрләрдә йөри, халык белән аралаша. Шундый очрашулар вакытында мәктәпләрдәге бәдрәфләрнең начар хәлдә булуы еш телгә алына. XXI гасырда яшәсәк тә, кайбер авылларда укучылар бәдрәфкә әле һаман урамга йөри. Бүлмәара ишекләрнең дә хәле мактанырлык түгел.
Боларны исәпкә алып, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы район башлыклары белән берлектә кабаттан мәктәпләрне тикшергән, өстәмә эшкә күпме акча таләп ителгәнен ачыклаган. Өстәмә 303,9 млн. сум Министрлар Кабинеты яңа карар чыгару белән тәгаенләнә. Бу акчаның 147 миллион сумы 12,9 мең яңа ишек куюга, 23,5 мең квадрат метр мәйданда санитария бүлмәләрен ремонтлау яки яңаларын төзүгә китәчәк.
Хөкүмәт йортындагы утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Аның фикеренчә, программага кертелгән 6 төр эштән тыш идәннәрне яңарту, түшәм, диварларны буяу да таләп ителәчәк. Һәм биредә мәктәп һәм район җитәкчеләренә иганәчеләрдән ярдәм сорарга кирәк булачак. Ремонт өчен һәр белем йортына зур суммада акча бирелә, шуңа күрә төп эшләрне хәзер башкарып, ә яңа идәнне 1-2 елдан соң гына җәеп яту дөрес булмас. «Мәктәпләрне җиһазлау юнәлешендә федераль үзәккә мөрәҗәгать итәрбез. Бәлки, алар ярдәм итә алыр», - дип билгеләп үтте Президент.
Республиканың элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров ремонт вакытында компьютер җайланмаларына, wi-fi челтәренә зыян китермәүләрен үтенде. Чөнки аны белем йортларына зур акчалар сарыф итеп керткәннәр. Шуңа ул подрядчы оешмаларны бу җайланмаларны алу һәм кире кую өчен җаваплылык алуларын сорады. Президент Рөстәм Миңнеханов бу эшкә директорларны да җәлеп итәргә чакырды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt