Татар мәгарифе порталы
Сез монда
25 нче мартта Магнитогорскида XVI төбәк татар һәм башкорт музыкасы фестиваль-конкурсы уздырылачак. Музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы 15 яшькә кадәрге балалар арасында үткәрелә торган әлеге чараны Магнитогорскиның мәдәният идәрәсе, “Дом музыки” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе, “Камертон” балаларны эстетик тәрбияләү үзәге оештыра.
Оештыручылардан Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаил Бакиров шул хакта аңлатма биреп, фестиваль-конкурс милли музыка сакланышы һәм үсешенә, анда катнашучыларның башкару культурасы һәм һөнәри осталыклары алга китешенә этәргеч бирүне, иң мөһиме – үсеп килүче буында туган халкы көй-моңнарына мәхәббәт тәрбияләүне максат итә, дип белдерде.
XVI төбәк татар һәм башкорт музыкасы фестиваль-конкурсында сәләтлеләрне сайлап алу конкурсы 2 яшь төркеме һәм 3 номинация буенча бүлеп үткәрелә: 12 яшькә кадәрләр, 13-15 яшьлекләр (ансамбльләр исә составы ягыннан төрле яшьтә булырга мөмкин) кыллы яисә өрмә музыка уен коралларында, баян, аккордеон, фортепианода “Солист-башкаручылар”, төрле составтагы “Инструменталь ансамбльләр”, “Вокаль ансамбльләр” номинациясе буенча үзара ярышачак.
Фестиваль-конкурс каланың Хезмәт ур. (ул.Труда), 14/1 адресы буенча урнашкан “Камертон” үзәгендә үтәчәк. Һәрбер катнашучы үз теләге буенча татар һәм башкорт композиторлары, халык иҗат иткән көйләр һәм соңгыларына эшкәртмәләр - төрле характердагы 3 әсәр жюри хөкеменә тапшырырга тиеш була. Тулаем программага беренче төркем өчен 5 минутка, икенчесенә 10 минутка кадәр вакыт каралган. Жюри яшьләрне башкару сыйфаты, программаның катнашучы яшенә һәм башкару мөмкинлекләренә туры килү-килмәве ягыннан бәяләп, дипломант исеме бирә һәм I, II, III, IV дәрәҗә дипломнар, грамоталар, ә иң яхшы укытучы һәм концертмейстерларны Рәхмәт хатлары белән бүләкли.
Фестиваль-конкурста катнашу өчен 10 мартка кадәр гариза бирергә кирәк була. Анда фестиваль-конкурска җибәрүче оешманың тулы атамасы, катнашучының һәм укытучысының тулы исем-фамилияләре, конкурсантның туган датасы, номинация, чыгыш ясау программасы, хронометраж, мәктәп җитәкчесе имзасы булу шарт. Бу хакта “Дом музыки” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенә шалтыратып белешмә алып була: +7 (3519) 34-10-51 яки соңгы саннары 75кә бетә.