Татар мәгарифе порталы
Сез монда
23 март көнне Казанда “Ел укытучысы – 2012” республика конкурсына йомгак ясалды, бу бәйге һәр елны уздырыла һәм республиканың иң яхшы, талантлы, оста укытучыларын билгеләргә ярдәм итә.
“Уңыш байлык белән түгел, ә нәкъ менә эшләнгән эшләр, кылган гамәлләр белән билгеләнә. Сез бәйге-конкурслар вакытында гына түгел, ә һәркөн көрәштә. Балаларга белем бирү, аларны тәрбияле итү өчен бар көчегезне куясыз, вакытыгызны кызганмыйсыз. Шуның өчен сезгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә”, дип укытучыларга үзенең котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров. “Ел укытучысы” исеменә Казанның 111 нче санлы гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 26 яшьлек Николай Токранов лаек булды. Нәкъ менә аңа россиякүләм бәйгедә Татарстан данын яклау бурычы йөкләнде.
Катнашучылар арасында яшь белгечләрнең күп булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Ә менә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баручы яшь егет исә берәү генә иде. Радик Яушев Яр Чаллы шәһәренең 11 нче санлы гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы. Мәктәптә әле өченче елын гына эшләүгә карамастан, бу зур бәйгедә ул “Яшь, кыю һәм сәләтлеләр” номинациясендә җиңү яулауга иреште.
- Ир-ат укытучылар бик сирәк күренеш. Ә инде татар теле дәресләрен алып баручы ир-егетләр исә тагын да сирәгрәктер. Нишләп нәкъ менә шушы профессияне сайладыгыз?
- Миңа укытучыларым этәргеч бирде дисәм, ялгышмам. Мәктәптә укыганда туризм буенча түгәрәккә йөргән идем. Андагы остазларым миндә татар теле, әдәбияты, гомумән, укытучы профессиясенә карата мәхәббәт тәрбияләде. 9 нчы сыйныфта укыганда ук инде мәктәптә эшләячәгемне төгәл белә идем. Балаларны яратуым шулай ук зур этәргеч булгандыр, мөгаен.
- Укытучы белгечлеген сайлаганга бер дә үкенмисең, димәк?
- Юк, әлбәттә. Беренче чиратта, телем үсте, камилләште. Татар телендә чиста, матур итеп сөйләшә башладым. Ә туган телемне камил белү минем иң төп максатларымның берсе иде. Икенчедән, балалар белән эшләү миңа бик ошый.
Мин Чаллы педагогика институтын тәмамладым. Факультетыбызда журналистика белгечләре дә әзерлиләр иде. Группадашларым арасыннан күбесенең укытучы һөнәре өчен түгел, ә нәкъ менә журналистика өчен генә килүләрен белгәч, аптырап калдым. Аларны әкренләп-әкренләп кенә укытучы булырга “кыстый” башладым. Горурланып әйтә алам, аларның күбесе хәзер балалар укыту белән мәшгуль.
- “Ел укытучысы” кебек зур бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуыңмы?
- Әйе, әле анысы да кызык кына килеп чыкты. Кәгазьләремне “катнашып карыйм әле, ничек булыр икән”, дигән уйлар белән генә тапшырган идем. Үземнең укытучылар, “Быелга катнашмый тор, икенче елга карарсың”, дип ышандырырга тырышсалар да, нык тордым. Үз дигәнемә барыбер ирештем, дип саныйм.
- Әлеге чарада катнашу сине үзгәрттеме, үзеңә нәрсә алдың?
- Конкурс, төрле бәйгеләр оештыру без – яшь белгечләр өчен бигрәк тә мөһим, минемчә. Алар безгә үсәргә, камилләшергә ярдәм итә, укучылар алдында авторитетны күтәрә. Бер урында гына таптанып торырга ярамый, алга атларга кирәк.
- Укучылар белән мөнәсәбәтләрне ничек җайлыйсың? Алар белән уртак тел табуы авырдыр, бигрәк тә шәһәр җирендә?
- Алай димәс идем. Барысы да укытучыдан, аның укучыга мөнәсәбәтенә бәйле. Мин алтын урталыкны сакларга тырышам. Кирәк икән - якын дус, ә кирәк икән - таләпчән укытучы була беләм. Иң мөһиме, укучы синең нәкъ менә аны белемле итү өчен тырышканыңны күрсен, аңласын.
- Ә менә конкурска әзерләнү балаларны тиешенчә укытуга зыян китермәдеме? Аңлавымча, бәйгедә җиңү өчен кәгазьләр арасында утырырга, калын-калын папкалар тутырырга кирәк?
- Әлбәттә, андый мәсьәлә бар. Яхшылап әзерләнергә, барысын да җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Кайчакларда балаларга игътибар җитеп бетмәскә мөмкин. Бу очракта иң мөһиме - әлеге “игътибарсызлык” озакка сузылмасын. Үз эшен чын-чынлап яратучы укытучы барысына да вакыт табарга тиеш, дип уйлыйм.
- Ә менә укучыларда предметка карата кызыксыну уяту өчен нишләргә?
- Укучы психологиясен белеп эш итәргә, аларга кызыклы булган шөгыльләрне файдалы итәргә тырышырга кирәк. Шул ук интернет, социаль челтәрләр, мәсәлән. Балаларның анда уздырган вакытларын файдалы итәргә мөмкин. Социаль челтәрләр аша өй эшләрен бирергә яки тикшерергә, төрле әңгәмә һәм дискуссияләр оештырырга була. Нәтиҗәдә, баланың предметка карата кызыксынуы сизелерлек арта, дип әйтә алам.
Рәмзия ЗАКИРОВА, http://intertat.ru/tt
Фикерләр
Кунак
6 Апрель, 2012 - 22:05
Permalink
“Ел укытучысы – 2012”
Афәрин! Киләчәктә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын! Сайлаган юлыңнан тайпылма, бары тик алга таба гына атла! Татар телен укытуда уңышлар гына юлдаш булсын!