Татар мәгарифе порталы
Урамда, гаиләдә, мәктәптә, эштә татарча аралашудан тыш, интернетта да татарчага күчәбез! Бер ай булса да бөтен галәм татарларның мәш килеп чөкердәшеп үз телләрендә тәмләп сөйләшкәнен күрсен әле?!
2012 елның 1 апреленнән 26 апрельгә кадәр “Интернет татарча сөйләшә!” акциясе уза. Аның оештыручысы – “Үзебез” яңа буын хәрәкәте. Акциянең төп бурычлары – интернетта татарча аралашу, татар хәрефләрен кулланып язышу гына түгел, ә төрле телләрдә эшләүче интернет ресурсларны татар телен куллануга өндәү.
Акция барышында әллә ни җир җимертеп эшлисе юк:
1) Социаль челтәрләрдә, төрле сайтларда булган аккаунтларыбызда “Мин татарча сөйләшәм” логотибын урнаштырабыз. Әйдә, апрель дәвамында барысын да куандырып “Ә” хәрефе елмаеп торсын әле!
2) Бер ай дәвамында интернетта бары тик татарча гына аралашабыз, “статус”ларны татарча язабыз, туган телебездә сәламләшәбез, хәлләрне сорашабыз, саубуллашабыз, бәхәсләшкәндә дә урысчага күчмибез. Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алып Twitterда да татарча язышабыз!
3) Ай дәвамында Google.com, Youtube.com, Yahoo.com, Mail.ru, Rambler.ru, Livejournal.com, Facebook.com һ.б. кебек интернет ресурсларын татарчалаштыру “өмә”сендә катнашабыз. “Вконтакте”, “Яндекс” татарча эшләгәндә башкалар да ник читтә калсын ди?! Хатлар язып карыйк әле аларга да!
Акциядә һәркем катнаша ала. Рәхим итегез!
Тулырак мәгълүмат http://uzebez.org һәм “Вконтакте”дагы махсус төркемдә http://vk.com/event25733679
“Үзебез” хәрәкәте
Фикерләр
root
6 Апрель, 2012 - 21:32
Permalink
“Татар-дозор”да катнашырга чакыралар!
“Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һ.б. командаларга туплана ала. Тулырак: http://www.tatartime.com/?p=8600