Татар мәгарифе порталы
Сез монда
– Укытучыларны элегрәк иң консерватив һөнәр ияләре дип атадылар. Хәзер мәгарифтә ел саен яңалык, һәр уку елында реформа. Укытучылар бу яңалыкларны кабул итеп өлгерәләрме? Мәгариф алдына заман куйган бурычны — киләчәктә ил икътисадын тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен кирәкле белгечләр әзерләүне тәэмин итә алалармы?
– Мәктәпне инновацион үстерми торып, илне модернизацияләү мөмкин түгел. Ә бүгенге мәктәп инновацион үсеш резервы булып тора, аны тәмамлаучылар – илебез киләчәге, аның фәнни потенциалы. Көчле мәктәп илдәге социаль проблемаларны хәл итүдә дә зур роль уйный. Белемле, мәдәниятле халык бозыклык, әхлаксызлык кебек сыйфатлардан ерак йөри. Белемле җәмгыятьтә, шулай ук, җинаятьчелек, ярлылык түбән, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш көчле. Совет мәктәбенең, күрсәтмәләр һәм идеологик бурычларның күплегенә карамастан, яхшы яклары да булды. Бүгенге Русия мәктәбе шул чордан старт алды һәм Совет чорының уңай үрнәгендә эшли. Әмма ХХI гасыр бездән дөнья күләмендәге казанышларны өйрәнеп, укыту-тәрбия эшенә дә яңача караш көтә.
Моннан чыгып шуны әйтәсе килә: тирән белемле, заман технологияләре белән эш итәргә сәләтле илебез киләчәге булган бүгенге укучыны тормышка кем әзерли — укытучы. Шуңа күрә иң элек укытучы үзе шушы сыйфатларга җавап бирергә тиеш, минемчә. Моның өчен укытучы һөнәренең абруен күтәрү беренче бурыч булып тора. Югары уку йортларын тәмамлаган иң яхшы белгечләрне мәктәпкә җәлеп итү дә үзен аклаячак. Мәсәлән, мәктәпләре дөньяда иң яхшылардан исәпләнгән Сингапурда укытучы шулкадәр популяр һөнәр санала ки, педагогия вузларына конкурс бер урынга биш кешегә җитә. Нәтиҗәдә югары белемле, алдынгы карашлы яшь белгечләр консерватив укытучыларның 90 процентын алыштыра.
Икенчедән, мәктәпләрдәге реформа укытучылар белемен камилләштерү белән берлектә барырга тиеш. Квалификациясез укытучы тиешле белеме булмаган табиб кебек үк куркыныч ул. Шуңа күрә җәмгыять укытучыларның белемен даими камилләштерүне тәэмин итәргә тиеш. Ә инде укытучының бүгенге мәктәпкә яраклымы-түгелме икәнен билгеләүче фактор ул – аттестация. Тик аны күз буяу өчен үткәрергә түгел. Биредә укучылар белеме дә, мәктәпнең гомуми өлгереше дә, хезмәттәшләренең бәясе дә, ата-аналар, тәҗрибәле педагоглар фикере дә исәпкә алынырга тиеш.
Заманнан калышмас өчен укытучы үзе укыткан мәктәп белән генә чикләнергә тиеш түгел. Башка педагоглар белән аралашу, тәҗрибә өйрәнү, белем бирүнең яңа ысуллары тикшерелгән форумнарда катнашу фарыз. Бөек Британиядә, мәсәлән, укытучы-остаз төшенчәсе бар. Бу статуска биш процентка якын укытучы ия. Андыйлар дәрес бирүгә 80 процент кына вакытын бүлә, ә калганы мастер-класслар, методик материал әзерләү, башка укытучылар белән тәҗрибә уртаклашу, алар эше белән танышуга китә. Безнең илдә дә андый тәҗрибә бар, тик шул исемгә ия булган укытучының статусын раслаган нормалар булырга тиеш.
Шундый укытучы гына яңалыкны кабул итәргә әзер булачак һәм киләчәктә ил икътисадын тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен таләп ителгән белгечләр әзерләүне дә тәэмин итәчәк.
– Мәгариф өлкәсендәге сыйфат үзгәрешләре мәктәпләрне оптимальләштерүгә китерде. Бу процессның уңай һәм тискәре яклары турында төрле фикерләр туды. Әлеге дә баягы — консерватив карашлылары мәктәпләрне кыскартуның, ябуның гел тискәре ягын гына күрде. Кайбер урыннарда оптимальләштерү үзмаксатка әйләнде. Әле бу процесс ничек бара? Элек кыскартылган укытучылар эш белән тәэмин ителәме?
– Нәтиҗәсез чыгымнарны киметү максатыннан район җирләрендә мәктәпләрне оптимальләштерү буенча 2008 елдан планлы эш алып барылды. Әгәр 2008 елның 1 сентябренә Башкортстанда 2959 муниципаль мәктәп эшләсә, быелгы уку елы башына алар саны 2492гә калды. Дүрт ел эчендә 467 мәктәп оптимальләштерелде. Укучылар саны да 18 мең 295кә кимеде. Әлеге вакытта республика мәктәпләре тотрыклы эшли, якын арада оптимальләштерү көтелми.
Дөресен әйткәндә, бу юнәлештә Президентыбыз Рөстәм Хәмитовның катгый позициясе буенча эшлибез. Оптимальләштерүне, гомумән, туктаттык.
Оптимальләштерүгә бәйле һәм балалар азаю сәбәпле соңгы вакытта мәктәпләрдә укытучылар артып китте. Әмма артык дип, аларны эшсез калдыру ягында түгелбез. Мәгарифне үстерү институтында теләге булган укытучыларны башка юнәлештә укыту оештырылды: информатика, инглиз теле, логопед, география, тарих, олигофренопедагогика. Җәмгысе – ундүрт юнәлеш.
Үз эшен ачучылар да булды. Алар 58 мең 800 сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Мәсәлән, Краснокама районында психологик-сөйләм үстерү үзәге ачып, сигез педагог эшле булды. Зианчурада дүрт педагог спорт инвентаре сату, мебель җитештерү, кошчылык белән шөгыльләнүдә үзләрен сынап карарга уйлады. Мондый мисаллар башка районнарда да бар.
– 2007 елның 1 декабрендәге 309-ФЗ санлы Федераль законга ярашлы, 2009 елның 1 сентябреннән мәгарифтә яңа стандарт кертелде. Яңа стандарт буенча, милли төбәк компоненты һәм мәгариф учреждениесе компоненты юкка чыгарылып, федераль компонентның гына калуы безнең республика кебек күпмилләтле төбәкләрдә ризасызлыклар тудырды. Былтыр республикада Милләтара татулыкны ныгыту елы булды. Шул уңайдан милли мәгарифтә төбәк компонентын укыту буенча нәтиҗәләр дә ачыклангандыр. Ризасызлыклар басылгандыр. Ә шулай да туган телләрне укыту арткы планга калмадымы?
– Әйе, укыту планында милли төбәк компоненты дигән төшенчә бетерелде. Хәзер ул 80:20 нисбәтендә һәр фән эчтәлегендә бар. Мәсәлән, тарих, география, химия, физика, чит телләр, “Тирә-як дөнья” кебек фән укытучылары үз дәресләрендә Башкортстанга кагылышлы бөтен мәгълүматны куллана ала. Шулай да 2011 елның 1 гыйнварына кадәр укырга кергән укучылар иске стандартлар буенча укуын дәвам итә.
Башкорт теле мәктәпләрдә “Мәгариф турында” Башкортстан Республикасы Законының 7 статьясы нигезендә өйрәнелә. Беркайда булмаганча, республикада милли мәктәпләр эшләвен дәвам итә. Әйткәндәй, республикада ундүрт тел өйрәнелә. Укыту биш телдә алып барыла. Урыс булмаган балаларның 75 проценты туган телдә белем ала яки аны фән буларак өйрәнә. Барлык мәктәпләрнең 40 проценты милли уку йорты санала. 55 милли гимназия һәм лицей эшли. Өлкән сыйныф укучылары елның-елында Татарстан, Чувашстанга барып республика данын яклый.
Башкортстанның 1666 мәктәбенең (бу санга филиаллар керми) 265ендә агымдагы елда татар теле өйрәнелә, 634 мәктәптә татар теле туган тел булып өйрәнелә. Шулай итеп, республиканың 899 мәктәбендә татар теле укытыла. Димәк, республиканың телләрне саклап калу программасы эзмә-эзлекле эшли дигән сүз бу. Моннан тыш, республикада 2 татар якшәмбе мәктәбе эшли, анда 195 бала шөгыльләнә.
Татар теле буенча белгечләр әзерләүгә дә зур игътибар бирелә: югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Башкортстан дәүләт университетының, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының, З. Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең, Бөре социаль-педагогия академиясенең филология факультетларында әзерләнә. Туймазы, Кушнаренко, Бәләбәй, Нефтекама, Стәрлетамак педагогия колледжлары башлангыч сыйныф укытучыларын бирә.
– Сәләтле яшьләрне эзләү һәм аларга ярдәм күрсәтү системасын үстерү дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Русия Президенты каршында эшләп килгән Сәләтле балаларны һәм яшьләрне эзләү, аларга ярдәм күрсәтү системасын үстерү һәм БДИ үткәрүне камилләштерү комиссиясе бу юнәлештә җәмәгатьчелек хөкеменә концепция проекты чыгарган иде. Бу проект буенча Башкортстанда ниләр эшләнә?
– Күп еллар дәвамында балаларның сәләтен үстерү буенча максатлы эш алып барыла. Сәнгать, музыка, спорт мәктәпләре эшли, аерым фәннәр тирән өйрәнелә торган лицей, гимназияләр ачылды. Республикада эшләп килүче “Башкортстан балалары”, “Сәләтле балалар” Президент программалары озайтылды. 2011 ел нәтиҗәләре күрсәтүенчә, безнең республика Бөтенрусия олимпиадаларында призлы урын алучылар саны буенча Русиядә иң яхшы ун төбәк исемлегенә керде. Җиде укучыбыз җиңүче булды, 24е призлы урын алды. Былтыр барысы 32 призлы урын иде. Төбәк олимпиадасында 55 укучы җиңүче булып, 528е призлы урын яулаган иде. Иң күп бүләк алучылар Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама шәһәрләреннән. Кызганычка каршы, кайбер районнар соңгы ике елда призлы урын яуларлык бер генә укучы да әзерләмәде. Болар – Благовар, Кыйгы, Мәчетле, Ярмәкәй, Караидел, Кушнаренко районнары.
Югары уку йортларында гомуми белем бирү учреждениеләре белән вуз бәйләнешләрен ныгыту максатыннан махсус мәктәпләр ачу күз уңында тотыла. Бу мәктәпләрдә сәләтле балалар шөгыльләнәчәк.
Сәләтле яшьләрне дәртләндерү максатыннан югары уку йортларында укуда, фәнни эштә, иҗатта, спортта матур күрсәткечләргә ирешкән студентларга Президент стипендиясе түләнә. Моннан тыш, сәләтле яшьләр өчен 30 һәм 60 мең сумлык махсус премияләр бар. Аңа яшьләрнең 119 вәкиле лаек булды.
Республикада “Сәләтле балалар” программасы эшләвен дәвам итә. Районнар үзләренең сәләтле балаларына ярдәм итүнең өстәмә юлларын да куллана. Кызганычка каршы, андыйлар әлегә 27 район гына.
– Авыл мәктәпләрендә педагогия коллективлары картая бара. Яшьләр эшкә бик теләп килми. Биредә хезмәт хакы, яшәү шартлары да роль уйный. Аларны мәктәпләргә ничек җәлеп итәргә?
– Яшьләрне авыл мәктәпләренә җәлеп итүнең иң отышлысы — укытучыны матди һәм мораль яктан дәртләндерү. Бу яклап соңгы вакытта матур гына эшләр эшләнә. 1 сентябрьдән хезмәт хаклары 30 процентка артты. Моның өчен республика бюджетыннан 633 миллион сум бүленде. Аннары башкорт һәм урыс телләре укытучылары арасыннан иң яхшы илле педагог 2007 елдан бирле ел саен премия алып килә, ул хәзер илле мең сумга күтәрелде. “Башкортстан Республикасының педагогия кадрлары” дигән программа тагы озайтылды. Бу программага югары уку йортын тәмамлап мәктәпкә яңа килүче яшь белгечкә күп кенә районнарда подъемный түләү кертелде. Яшьләрне мәктәпкә җәлеп итүнең отышлы юлларының берсе бу.
Яшьләрне мәктәпләргә җәлеп итүдә торак проблемасы да комачаулык тудыра. Әлеге вакытта торак шартларын яхшыртуда 5253 кеше мохтаҗлык кичерә. Шулар арасында 35 яшькә кадәрге укытучылар 2291 кеше. “Бердәм Русия” партиясенең “Укытучы йорты” проектын гамәлгә ашыру максатыннан республикада педагогик кадрларны торак белән тәэмин итү программасы эшләнде. Моннан тыш, 23 район һәм шәһәрдә мәгариф хезмәткәрләре өчен торак төзүгә мәйдан бүленде.
Аннары, сәламәтлеген ныгыту максатыннан укытучылар санаторийларга бушлай путевка белән тәэмин ителә.
“Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була. Яшьләрне дәртләндерү максатыннан республика Президенты янә яңа указга кул куйды. Анда һөнәри конкурс нигезендә ачыкланган иң яхшы (стажы ике елдан биш елга кадәрге) 25 укытучы 40 мең сумлык грант белән билгеләнә. Яшьләргә һәркайда юл ачык. Эшләргә теләк кенә булсын.
Шулай да башкарылган эшләр яшьләрне мәктәпләргә җәлеп итү проблемасын һаман да хәл итеп бетерми әле. Шуның өчен яңа алымнар эзләргә кирәк. Кайбер шәһәрләрдә уңай тәҗрибәләр бар да инде. Мәсәлән, Уфада башкаланың иң яхшы укытучылары ассоциациясе булдырылды. Мәләвездә яшь укытучылар өчен “Педагогик дебют” конкурсы оештырылды. Учалыда “Иң яхшы мәктәп укытучысы” конкурсында җиңүче өч кешегә тау-баектыру комбинатының генеральный директоры 50 мең сум грант булдырды. Башкалар да шундый кызыксындыру юлларын таба ала.
Безнең өлкәгә модернизация үткәрүгә зур суммалар бүленә. Агымдагы елда ул үткән елгылардан өч тапкырга артачак – 2 миллиард 133 миллион сум. Беренче өлеше — 1 миллиард 66 мең сумы бүленде дә инде. Властьлар ягыннан мәгарифкә күрсәтелгән бу ышанычның җаваплы ягы да бар — бүленгән акчаны максатлы һәм вакытлы куллану. Аларны кулланмаган районнар булуыннан чыгып әйтәм моны. Былтыр, мәсәлән, бер район 1 миллион 200 сум акчаны кулланмый калды. Хөкүмәт бүлгән акча укыту җиһазлары, транспорт алуга, китапханә фондын тулыландыруга, дистанцион белем бирүне оештыруга, мәктәп инфраструктурасын яхшыртуга һәм башкаларга тотынылырга тиеш.
– Республикада Бердәм дәүләт имтиханнары буенча балларның даими югары итеп күрсәтелүе ачыкланды. Моңа былтыр август киңәшмәсендә Президент Рөстәм Хәмитов та ризасызлык белдерде. БДИ буенча мондый ясалма күрсәткеч республика вузларына керү балларын күтәрә, шунлыктан гадел балл җыючылар, гадәттә, яхшы укучылар, югары уку йортларына конкурстан үтә алмый. Бу гаделсезлекләрне ачыклау максатыннан республика Президенты Мәгариф министрлыгына югары уку йортлары ректорлары белән берлектә мондый балл белән керүче беренче курс студентлары арасында өлгереш мониторингы үткәрергә тәкъдим итте. Бу беренче сессиядән соң билгеле булырга тиеш иде.
– Әйе, андый мониторинг үткәрелде. Нәтиҗәләр чыннан да уйланырга урын калдыра. Бердәм дәүләт имтиханында сиксән һәм аннан да югары балл җыйган 141 студентның 65е беренче сессиядә белемнәрен аклады. Иллесенеке канәгатьләнерлек булды. Унбиш студент имтиханнарын бөтенләй бирә алмады. Чакмагыш, Караидел, Илеш, Бүздәк районнары мәктәпләреннән икешәр укучының, Балтач, Чишмә районнарыннан — өчәр, Кушнаренкодан бер укучының БДИда алган югары баллы беренче сессиядә акланмады. Бу районнарның эшчәнлеген республика Хөкүмәтенең ведомствоара комиссиясе утырышына кую тәкъдим ителде.
Гадәттә, яхшы укучылар тугызынчы сыйныфтан ук ачыклана, алар республика, Бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый, нәтиҗәдә БДИда югары балл җыя. Ә югарыда әйтелгән районнарның күпчелегендә андый укучылар булмады диярлек.
– Яңа вазыйфада эшләү дәверендә Сез нинди ачышлар ясадыгыз? Нинди кимчелекләр ачыкланды? Аларның сәбәбе нидә һәм бетерү юлларын ничек күзаллыйсыз?
– Мәгариф проблемалары миңа моңа кадәр дә билгеле иде. Мәгариф системасы һәрвакыт үсештә торган система. Шуңа күрә дә монда проблемалар туа тора, без аларны чишә торабыз. Бу шулай булды, була һәм булачак. Системаның менә шундый торышына объектив караш булырга тиеш. Районнар, мәктәпләр, укытучылар белән дә бик күп эшләргә туры килде. Хәзер без коллегалар белән берлектә ул проблемалар белән турыдан-туры шөгыльләнәбез. Шунысы куанычлы: минем теләктәшләрем күп. Укытучыларыбыз киләчәк турында кайгыртып, укыту-тәрбия мәсьәләләренә иҗади карап эшли, эзләнә. Ата-аналар да нык кына активлашты, мәгариф хәлләре белән даими кызыксына. Ә мәгарифкә идарә итү органнары укытучыларның да, ата-аналарның да теләк-тәкъдимнәренә үзвакытында җавап бирергә омтыла. Безнең бурыч – эшчәнлекнең шушы өч векторының бердәм эшләвен тәэмин итү.
Фәния Габидуллина әңгәмәләште