Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада III Бөтенроссия мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты. Анда шулай ук Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов бар иде.
Фестиваль рәсми рәвештә бөтенроссия статусына ия, әмма оештыручылар һәм катнашучылар ул бу кысалардан “үскән” дип саный. Катнашучылар исемлегендә икенче ел рәттән Германия, Сингапур, Болгария педагогика фәне остазлары бар.
Фестиваль КФУның Алабуга институты базасында уза. Быел ул Идел буе педагогика мәгарифенең 200 еллыгына багышлана. “Мин һәрвакыт мондый форумнарда теләп катнашам. Фестивальгә укытучылар һәм модераторлар, шулай ук илдә белем бирүне яхшырту белән кызыксынучылар өчен дә ихтыяҗ бар. Биредә яңа карарлар эзлиләр, билгеле булганча эзләгән таба”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальне ачып.
Күптән яңача укырга өйрәтү проблемасы туды, әмма ничек дигән сорау туа. Фестивальдә укытучылар бу һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләячәк. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүген Татарстанда бу мәсьәлә буенча эш алып баралар.
Республикада “Киләчәк” программасы буенча 42 миллиард сум финанслау каралган. Республика педагоглары көндәшлелеккә сәләтле һәм талантлы укучылар тәрбияли алсын өчен укытучыларга ярдәм итү төп максат булып тора. Ә менә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов мәктәпкә янә яшь белгечләр эшләргә килүе куандыра дип билгеләп үтте.
Фестивальдә катнашучылар Алабугада өч көн булачак. Программада лекцияләр, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар каралган, шулай ук 70 мастер-класс үткәреләчәк. Чарада барлыгы Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 132 укытучы, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән 40 тан артык педагог катнаша.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru