Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» "Татарга тылмач кирәк" бәйгесе (+ нигезләмә)
root
29 авг 2012 - 21:32
"Татарга тылмач кирәк" бәйгесе (+ нигезләмә)
Фикерләр
Кунак
23 Сентябрь, 2012 - 14:28
Permalink
Татарга толмач кирәкми
ТАТАРГА ТОЛМАЧ КИРӘКМИ !
ДӨНЬЯДА ИҢ БЕРЕНЧЕ ТАТАР ТЕЛЕ БУЛГАН! Нигә дисезме? Хәзер аңлатам.
Иң беренче булып борынгыдан килгән географик атамалар исемлегенә күз салыйк. Рәсәйнең Ауропа өлешен әйтеп тормыйбыз, ул инде борынгыдан килгән татар исемнәре белән тулы. Ә менә Рәсәйнең Азия өлешен без русча “Сибирь” диеп йөртәбез. Кайдан килеп чыккан соң ул исем? Минемчә ул “себерә” дигән сүздән алынган. Чөнки ул якларның иң истә кала торганы, борынгы бабайларыбызның иң теңкәсенә тигәне, себерә торган буран булган. Шуның өчен ул якларны “себерә торган як”, яки кыскартып “Себер ягы” диеп атаганнар. Ә инде “тундра” дигәннәре, һичшиксез, “туңдыра” дигәнне аңлата.
Ауропа белән Себер ягын биек тау тезмәсе аерып тора. Ул вакытларда юллар да, самолетлар да булмаганлыктан бабаларыбыз бу тауларны урап уза торган булганнар. Шуның өчен дә бу тауларны “ураулы”, ә соңарак “Урал” таулары диеп атаганнар. Себердә урнашкан елга исемнәре дә күбесе татр сүзләреннән тора. Әйтик Обь елгасы. Бу елга Себер ягының иң озын елгаларының берсе. Аның тулы исеме “Озын буйлы елга” булырга тиеш. Тик бу сүзләр тезмәсе бик озын булганлыктан бабаларыбыз аның баш хәрефләрен генә яза торган булганнар – “О.б.е.” - ягъни русча “Обь” килеп чыга. Калган зур елгаларга исемне, бу якларның матурлыгына сокланып , сәяхәт итүче бабаларыбыз үзләренең кадерле кызларының яки хатыннарының исемнәрен биргәннәр – “Әнисә” (хәзер - Енисей) , “Алинә” (хәзер –Лена). Бервакыт, Олы Кавал авылының картасы кирәк булды. Интернетка кереп картадан “Большие Ковали” дигән атама эзли башладым. Экранга ике атама килеп чыкты - шуларның берсе “село Большие Ковали”, ә икенчесе нәрсә дисезме ? Алинә елгасының уң як кушылдыгы “ река Большие Ковали” ! Вот так!
Урыс тик тоганда ерак көнчыгыштагы материк белән Сахалин утравының арасын “Татарский пролив” диеп йөртми инде. Дөньядагы иң күп сулы, иң бай Байкал күленең исеме дә татарчадан “Бай күл”дән килеп чыгуына шик юк. Шулай ук Колыма ярымутавының исеме – безнең авылның Калимә чишмәсе белән адаш булырга тиеш. Иртыш елгасының исеме дә безнең күрше авылдагы Юртыш авылы белән “адаш”лар. Башка бик күп кенә географик атамаларның исемнәре татарчадан алынганлыкларына чикзез мисаллар китерергә була.
Үзегез белгәнчә, ерак көнчыгыш илләрендә ТАИ халкы яши. (КыТАИ, , ТАЙвань, ТАИланд, ТАИти һәм башкалар). Нәрсә соң ул ТАИ дигән сүз? Минемчә ул: СЭВ, СНГ, СОШ илләре кебек , Татардан Аерылган Илләр дигәнне аңлата (ТАИ). Хаттә Япон дигән сүз дә татарчадан алынган дигән фараз яши. Үзегез белгәнчә, борынгы японнар гел халат ( ягъни чапан) кебек кием кигәннәр. “чапан” сүзеннән япон халкының инглизчә атамасы Jаpan (җапан) халкы килә дә чыга инде. Ә менә борыгы япон кызларына бу кием бик туйдырган һәм алар әниләреннән башка кием сораганнар. Ул вакытларда башка төрле кием тегә белмәгәч, әнисе яшүсмер кызына бер буй күлмәклек материя ала да: “Мә, ки моны” диеп бирә. Шуннан теге кыз, материяне үзенең нечкә биленә чорнап куя да япон халкының милли киеме Кимоно барлыкка килә.
Икенчедән, дөньяның җирле халыклары арасында да татарга туган халыклар бик күп. Мин монда Ауропада, Азиядә, Африкада яшәүче төрки халыклар турында әйтеп тормыйм, алар безнекеләр, татарлар. Тик менә, Американың төп җирле халыкларының берсе саналган скифларның телләре 60 % татар сүзләреннән торганын күпләр белмидер әле. Бу атаклы тарихчы Геродотт хезмәтләрендә, шулай ук XVII гасырның инглиз галиме Эдуард Гиббонның “История упадка и разрушения Римской империи” дигән хезмәтендә әйтелеп уза. Бу тарихчылар үзләренең хезмәтләрендә шундый сорау бирәләр “Скифы или татары?” Югыйсә, соңгы вакытта безгә Америкадан килеп кергән “Шоу”, “Караоке”, сүзләре татарда “шау-шу”, “кара- укы”, ә интернеттагы “чат” сүзе безнең авылның нәкъ уртасында урнашкан юлар чатында сөйләшеп торучы кешеләрне хәтерләтүен ничек аңлатырга? Борынгы скифлар белән татарлар бертуган булуы әлбәттә, күпләргә охшамый. Мисал өчен, югарыда күрсәтелгән Э. Гиббонның эшен 1995 елда русчага тәрҗемә иткәндә “Скифы и татары” диеп тәрҗемә ителә. Шулай итеп, “Скифлар яки татарлар” дип бербөтен итеп каралган халык, “Скифлар һәм татарлар” диеп, бәләкәй генә теркәгечне алыштыруга, ике халыкка аерыла да куя. Чит телләр белмәгән тарихчылар яки гади укучылар мондый “вирус”ларны тәмләп кенә йотып җибәрә. Ләкин безнең бәхеттән, АКШта яшәүче галимебез Вил Мирзаянов бу “вирус”ны эләктереп алган һәм вакытында фаш иткән. Вот так, Знай наших!
Егерменче гасырны дөньякүләм җиңел автомашина чоры диеп әйтергә була. Нинди генә маркалы автомашиналар дөнья күрмәде. Ләкин игътибар иткәнегез бар микән, күп кенә машина исемнәре дә татарча сүзләрдән алынган бит. Әйтик, “Жигули” – җигүле атны, “ТOYOTA – югарыда әйтеп узган “ТАИ халкының аты” дигән сүз. “Шевроле” – “Шүрәле”, “Деоо” – “Дию пәрие” сүзеннән алынган, РЕНО “ЛОГАН” машинасын – Ләгән кебек яхшы шуган өчен, НИССАН “Кошкай” машинасын кош кебек очып кына йөргәгә шулай атаганнардыр инде.
Ниһаять, соңы елларда фәнгә Нанотехнология, ягъни “бик кечкенә берәмлекләр технологиясе” дигән сүз килеп керде. Ә бу сүзне безнең татар сүзе икәнлеген беләсездер инде. Чөнки кечкенә әйберләрне без инде күптән “нәни” диеп әйтәбез, ягъни, “нәни технология”.
Шулай җәмәгать, татар сүзләре әле һаман да киң кулланыла. Ләкин күбебез ул сүзләрнең татарныкы икәнен генә белеп бетермибез. Онытмыйк дуслар, татарчаны! Өйрәник дуслар татарчаны! Татарча белсәк, безгә кайда гына булсак та толмач кирәкми.
Хәлим Зәбиров
Биектау районы,
Олы Кавал авылы
04 декабрь, 2009 ел.
Кунак
30 Август, 2012 - 08:32
Permalink
Аңлашылды)
Аңлашылды)
Кунак
15 Март, 2013 - 20:31
Permalink
Исәнмесез! Нигезләмәдә һәрбер
Исәнмесез! Нигезләмәдә һәрбер катнашучы укучыга һәм аны әзерләгән укытучыга сертификатлар бирелә дигән иде, ник ул сертификатлар хаман күренми икән?