Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарның күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемен йөрткән музейханәгә ун ел тулды, әлеге уңайдан 20 сентябрьдә "Мәгърифәтченең тормыш юлын һәм иҗатын популярлаштыруда Каюм Насыйри музееның әһәмияте" дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы уздырыла.
Чарада сүз татар мәдәниятен, гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салган мәгърифәтче Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге хакында барачак. Аның тел белеме, этнография, фольклор өлкәсендәге күпсанлы хезмәтләре татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә хезмәт иткәннәр. Шуңа да, фәнни җәмәгатьчелек Каюм Насыйриның акыл көченә, белем киңлегенә, мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя биргән, ә аның иҗатын өйрәнүне уку-укыту программаларына керткән.
Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан Федераль Идел буе университеты галимнәре, Министрлар кабинеты каршындагы халыклар телен үстерү секторы, Бөтендөнья Татар конгрессы, Милли китапханә, Казан шәһәренең театр җәмәгатьчелеге вәкилләре, язучылар, рәссамнар, музей хезмәткәрләре, Каюм Насыйриның якташлары, туганнары, музей дуслары катнаша.
Галимнәр һәм музей җитәкчесе галимнең музейханәсен торгызу, фонд туплау, экспозициясен төзү, ачылганнан соң музейның эш юнәлешләре хакында фикер алышачак. Хәзерге җәмгыятьтә Каюм Насыйри мирасы һәм музееның әһәмияте турында да чыгышлар булыр дип фаразланыла.
Үзенең мәдәни, белем бирү эшчәнлеге аркылы Каюм Насыйри Музее әкренләп галимнең тормыш юлын, мирасын популярлаштыру үзәгенә әйләнә бара. Музейга мәктәп балалары, студентлар, Казанда яшәүчеләр һәм илнең төрле регионнарыннан, чит илләрдән кунаклар да бик кызыксынып килә.
Мәгърифәтче Каюм Насыйри музеенда кунаклар татар мәдәнияте, татар тел белеменең килеп чыгышы турында аңлаешлы телдә фәнни мәгълүмат ала. Музей бинасы үзе үк бер кызыклы экспонат булып тора. Бакчалы татар йортына килеп кергәч, XIX гасыр татар шәһәр кешесенең яшәү мохите белән дә танышу мөмкинлеге туа. Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген тулысынча тасвирлап, музейханә татар мәдәнияте тарихының күркәм сәхифәләрен ачып бирергә сәләтле. Үз халкын, туган ягын, илен яраткан һәм татар мәдәниятенең чәчәк атуы өчен тырышып эшләгән искиткеч кешенең тормышы һәм иҗаты турында халыкка җиткереп тора. Бу - музей эшчәнлегенең төп бурычы булып тора.
Бүген музей фондында басма һәм кулъязма чыганаклар, хатлар, XIX гасырның икенче яртысына караган мәдрәсә дәреслекләре, мәгърифәтченең мемориаль экспонатлары саклана. Биредә шулай ук Насыйри кулы белән күчерелгән мантыйк (логика) китабы, сәгать-хронометр, галимнең таянып йөргән таягы, сандыгы, Иске татар бистәсендә яшәгәннәрнең шәхси архивлары да урын алган. Хәзерге вакытта музей татарның бөек мәгърифәтчесенең мирасын пропагандалауда уңышлы һәм нәтиҗәле эшләр башкара. Моннан тыш биредә декоратив-гамәли күргәзмәләр дә оештырыла.
Чыганак: http://intertat.ru/tt