Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Россиянең ел укытучысы - 2012" Бөтенроссия конкурсының финал этабы 22 сентябрьдан 2 октябрьга кадәр Липецк каласында уздырыла. Чөнки былтыргы абсолют җиңүче – биология укытучысы Алексей Овчинников шушы шәһәрдән. Быел үз төбәгендә җиңүгә ирешкән 77 укытучы арасында Татарстан Республикасы исеменнән анда Казандагы 111 нче рус-татар урта гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Николай Токранов та көч сынаша. Аңа жирәбә буенча 11 нчеләргә рус әдәбиятыннан дәрес бирү “төшкән”. Хәзерге вакытта конкурс сайтында конкурсантлар, аларның эшчәнлеге турында һәм ярыш барышы буенча материаллар, конкурс документлары бирелә тора. Шулай ук конкурс чаралары видеоязмасы да урнаштырыла.
Оештыручылардан алынган мәгълүмат буенча, 24-25 сентябрьда конкурсантлар предметара төркемнәрдә ачык дәресләр күрсәткән, аннары методберләшмәләр заданиеләре буенча тәҗрибәләре, эш системасына дәресләре ничек итеп туры килүе-чагышуы, нинди технологияләргә һәм методикаларга ия булулары турында сөйләгән. Бүген һәм иртәгә задание буенча укучылар белән сөйләшү һәм аерым ата-аналар белән әңгәмәләшү каралган. 28ендә исә I тур нәтиҗәләре билгеле була. 29ында II турга старт бирелә: ул көнне укытучылар осталык дәресләре күрсәтергә тиеш була. 30 сентябрьга конурс биреме – ачык дискуссия. 1 октябрьдан – III тур. Ул көнне мәгариф сәясәтчеләренең “түгәрәк өстәл” утырышы була. Шул рәвешле, жюри Липецкида конкурсның 15 лауреаты сайлап алыначак, соңыннан алар финалның II турына чыгачак, нәтиҗәдә, 5 җиңүче Липецк Педагогика университетында игълан ителәчәк. Аннары РФ мәгариф һәм фән министры белән очрашу, 2 октябрь көнне өлкә Мәдәният сараенда конкурс ябылу тантанасы планлаштырылган. Шушы 5 җиңүче арасында абсолют җиңүче кем икәне 3 октябрьда Мәскәүдә игълан ителеп, аңа “Олы пеликан” сыны тапшырылачак.
Искәртеп үтәбез, “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы 1990 елдан бирле уздырыла. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзы, “Учительская газета” басмасы гамәлгә куйган һәм аны оештыручылар да - алар. Барлыгы 23 кешедән торган жюри рәисе – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФА академигы Виктор Садовничий.