Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Татарга тылмач кирәкми" дигән гыйбарәне һәрберебезнең ишеткәнебез бар. Юктан гына килеп чыкмаган ул. Татарларның килеп чыгышы бер яклап Чулман һәм Идел елгалары ярларында яшәүче болгар бабаларыбыз белән бәйле булса, икенче яклап Иделдә һәм башка төбәкләрдә яшәүче кыпчаклар белән бәйләнеп, туган телебез татар теле үзендә урта һәм көнбатыш диалектларның үзенчәлекләрен туплаган. Телебез, аеруча аның язма формасы элек-электән халыкара аралашу теле булган. XVIII-XIX гасырларда аның әһәмияте аеруча арткан. Бу Россия чикләренең көньяк-көнчыгышка таба киңәюе, читтәге мөселман илләре белән бәйләнешләрнең көчәюе белән белән бәйле була. Архивларда сакланган документлар, Пугачев восстание чорыннан ук калган рәсми кәгазьләр моның шулай булганын ачык күрсәтеп тора. Ислам дөньясы белән бәйләнеш үскән саен, Мәскәү тылмачлар итеп татарларны сайлап алган, XVШ гасырдан соң русларны да шушы эшчәнлеккә тарта башлаганнар. Шулай итеп, Россия империясендә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ туган һәм ул бик күп уку йортларында рәсми рәвештә укытылган. Бу эш XIX гасырда аеруча активлаша: Казан университетының, Самара, Саратов, Тубыл һ.б. гимназияләрнең, күп кенә хәрби уку йортларының укыту программаларына мәҗбүри предмет итеп кертелә. 1864 нче елда Казанда үзәк керәшен-татар мәктәбе, 1876 нчы елдан С.Максуди, Г.Исхакый, М.Солтангалиевларны әзерләгән Татар укытучылар мәктәбе эшли башлаган.
2013 нче елда 230 еллыгы билгеләп үтеләчәк "Әлифба" китабы, төрле дәреслекләр, сүзлекләр тарихи-мәдәни мирасыбыз гына түгел, ә көнбатышны ислам, төрек дөньясы белән бәйләүче телебезне өйрәтүдә искиткеч яхшы ярдәмлекләр булалар.
Бүген дә туган телебез иң нык таралган 14 тел арасында. Аны йөз миллионнан артык төрки халык аңлый...
Тик менә республика күләмендә үткәрелгән конкурсның атамасын укыгач, күңелдә ниндидер борчу, сагаю хисләре туды. Тамырлары ерак тарихка киткән мәкаль-әйтемнәрне үзгәртә торган буын тәрбиялибез микәнни соң дигән уй сискәндереп җибәрде. Конкурс белән кызыксыну артты.
Ул ике этапта үткәрелде. Катнашучылар башта анкета сорауларына җавап яздылар, кызыксынган фәннәре, өлкәләре хакында белешмә бирделәр. Бер ун көн вакыт үткәч, укучыларның электрон почтасына биремнәр язылган хат килеп төште. Һәркем, җиң сызганып, эшкә кереште. Сүзлекләр, әби-бабайлар, әти-әниләрнең дә ярдәме кирәк булды. 9 нчы сыйныфларга әдәби әсәрдән өзек бирелгән булса, өлкәнрәкләрнең тексты публицистик жанрда иде. Кемдер сүзен сүзгә тәрҗемә итте, кемдер ирекле тәрҗемә яклы булды. Икенче бирем бераз җиңелрәк тоелды. Монда инде укучылар аерым җөмләләр тәрҗемә иттеләр. Тик монысында киртәләр чыгып кына торды. Безнең телебез хәзер шундый чүпләнгән, анда алынмалар шактый күбәйгән икән. Байтак сүзләрнең татар телендә тәрҗемәләре барлыгын без инде онытып җибәрәбез, ул турыда уйланмыйбыз да. Өченче бирем аеруча файдалы. Миңа калса, шундый бирем биреп, конкурсны оештыручылар ике куянның койрыгын бергә тотканнар. Берәр татар тәрҗемәчесе турында материал эзләү барышында укучылар фәнни әдәбият белән, әдәби сүзлекләр, библиографик белешмәләр белән эшләделәр, татар язучылары, галимнәренең эшчәнлеген кабат күз алдыннан үткәрделәр, якташ язучыларыбыз иҗатына да мөрәҗәгать итеп, ә алар күбесе мәктәп программасында үзләштерелми, үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар.
Конкурсның икенче туры 18 нче октябь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында үтте. Олимпиаданың пленар өлешендә тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникациясе кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова сүзләреннән конкурста 600гә якын укучы катнашуын (моннан соң эчкә җылы кереп китте), икенче турга шуларның 40ы үтүе билгеле булды. "Икенче турга үтүчеләр алар инде җиңүчеләр, - диде Әлфия Шәүкәт кызы. - Ә иң-иңнәрен бүгенге конкурсның 2 нче туры билгеләячәк".
Икенче турда финалистлар үзләрен язма һәм телдән тәрҗемәдә сынап карадылар. Аудиториядән чыккан укучылардан без, институт коридорында көтүче укытучылар, бу юлы инде фәнни текстлар тәрҗемә итәргә кирәклеген, телдән тәрҗемә белән аларның комиссия алдында җавап биргәнлекләрен белдек. Әбәд ашап менеп, бераз дулкынланулары басылса да, йөзләрендәге кызыллык, каушау билгеләре бетмәгән иде әле аларның күбесенең. Чыннан да, яңгыраган сөйләмне тәрҗемә иткәндә телнең сүзлек составын белү өстенә, сөйләм төзеклеген саклаган җөмләләр төзү, тизлек һәм сәнгатьлелек таләп ителә. Районыбыздан барган укучылар да, ә алар өчәү: икенче номерлы Җәлил мәктәбеннән Ганиева Алинә, Самарова Лилия һәм Сарман гимназиясе укучысы Газизова Раиләләр иде, шушы төр биремне үтәү кыенрак булды, диделәр. Кызлар барысы да унберенче сыйныфта укыйлар. Телне камил белүләренә шик юк, олимпиадаларда катнашалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Аларның: "Без бит мондый биремнәрне еш эшләмибез. Күнекмәләр булмаганга да авыр булды", - диюләре белән килешмичә булдыра алмыйм. Язмача тәрҗемә күнегүләре үтәштерсәк тә, дәресләрдә телдән тәрҗемә итүгә артык игътибар бирелми. 11 нче сыйныфта татар теле атнага бер генә дәрес, материал искиткеч күп, шуңа күрә рус төркемнәренә караганда татар төркемнәрендә бу юнәлештә эш аксый.
Олимпиада биремнәре үтәгәннән соң булган очрашу өчен институт галимнәренә рәхмәт белдерәсе килә. Алар безне дә, укучыларны да уйланырга да, кызарырга да мәҗбүр иттеләр... Көне буена диярлек сузылган бәйгенең бу өлешендә үз тормышларын тел гыйлеме белән бәйләп, шушы уку йортында белем алучы чит ил студентлары белән очрашу оештырылган иде. Безнең алда Америкадан килеп тел өйрәнүче Элизабет, кытай кызлары Шәвия, Рәмзия һәм кытай егете, Төркиядән килгән Камәр чыгыш ясадылар. Берничә тел белгән, аларда иркен аралашкан бу студентларның татар телендә сөйләшүләре, бу телгә мөнәсәбәтләре, аларның киләчәккә планнары сокландыра. Ә Төркия кызы Камәрнең: "Татарстанда яшәгән милләттәшләремнең телне белмәүләре, ике сүзнең берендә рус сүзләре кыстырып сөйләшүләре, аны ямьсезләүләрен аңлый алмыйм", - диюе, киресенчә, үзебезнең ваемсызлыгыбызны раслап, башны ияргә мәҗбүр итә.
Тел - халыкны халык итә торган, аның тарихи җирлектәге урынын билгеләүче фактор.
"Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган", дигән халкыбыз. Телне югалту, киләчәк буыннарны аңардан мәхрүм итү төзәтә алмаслык хата булачак. Ана теленә кечкенәдән үк хөрмәт, омтылыш, кызыксыну уяту зарур. "Телгә мөнәсәбәт гаиләдә салына", - диделәр чит ил студентлары да. Нәкъ менә гаиләләрендәге мохит аларны ана телебездән аермаган. Илдән аерылсалар да, алар ана телебездә сөйләшәләр, җырлыйлар, мәдәни-милли мирасыбызны беләләр, өйрәнәләр, аны ватандашлары арасында таратырга әзерләнәләр. Шуның өчен бүген тәрҗемәчеләр әзерләүче бүлегендә белем алалар. Ә без, ике татар кешесе, хәзер татарча бик авырлык белән аңлашабыз, ә кайберләребез балаларыбыз белән тылмачсыз сөйләшә дә алмыйбыз кебек...
Бәйгедән менә шундый уйлар, хисләр белән кайттым мин. Кызларыбызга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына лаек булу бәхете елмаймады, көчлерәкләр җиңде. Ләкин алар чит илләрдә яшәп тә халкыбызның иң матур сыйфатларын җуймаган: җыр-моңы үз иткән, мәдәнияткә, белемгә тартылган, халык, ил, тел язмышы турында кайгырткан кызлар–егетләр, зур тарихы булган факультет, университетның тел белгечләре әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре, укытучылар, галимнәр белән таныштылар, 1971 нче елдан тәрҗемә эше белән шөгыльләнүче Флера апа Тарханованың киңәшләрен тыңладылар, ә бу, ышаныгыз, бик кыйммәт тора. Тормышта үз юлларын, һөнәр сайлау алдында торучылар өчен бигрәк тә.
Конкурсны ел саен оештырырга планлаштыралар. Димәк, алда мөмкинлекләр бар. Киләсе көннең күренекле тәрҗемәчеләре бүгенге укучылар арасында бит. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтының ишекләре укырга теләүчеләр өчен ачык. Әзерләнәсе, укырга керәсе, тырышып белем аласы гына кала.
Ландыш Шәйдуллина, Сарман районы икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фикерләр
Кунак
26 Октябрь, 2012 - 10:41
Permalink
Белмәсәк тә, ничек
Белмәсәк тә, ничек эшләгәннәрен күреп кайттык, шунысы да бик биткән безгә. Беренче өч урынны алучыларга бюдҗет бүлегенә керү мөмкинлеге турында сүз барганда, шулай булыр дип уйлап барган идем инде мин.Ләкин бу кадәр үк бөтен кеше күз алдында кыланмасалар да була иде бит.
Кунак
24 Октябрь, 2012 - 19:23
Permalink
дөрес эшләмәделәр???
Күп нәрсәне белмисез әле сез... Күп нәрсәне...
Кунак
24 Октябрь, 2012 - 09:26
Permalink
Дөрес эшләмәделәр
Ничек кенә мактарга тырышсалар да, чиста уйнамананнары күренеп тора. Ни өчендер, җиңәчәк егет алдан билгеле булып, интервью биреп куйды, алдан грант при алачагын сизенгән кебек милли кемнәрдән килгән иде. Кыскасы, укучыларны алдан өметләндереп йөрисе юк икән дигән фикергә килдем. Алар күз алдында мондый хәл белән очрашу бик тә дөрес булдмады.