Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу көннәрдә Мәскәүнең өзлексез математик белем бирү үзәге тарафыннан математика укытучылары арасында үткәрелгән IX Бөтенроссия иҗат бәйгесенә йомгак ясалды, анда Зәйнең Кече академия педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәнил Хәниф улы Таймасов җиңүче булды.
Яшь буынны тирән математик белемле итеп тәрбияләү өстенә Фәнил Хәнифович, төрле бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешеп Зәебезнең данын еракларга таратуга да үзеннән зур өлеш кертә. Чираттагы дип әйтү юкка гына түгел, Фәнил Таймасов әлеге иҗат бәйгесендә 2008 елда катнашып та җиңү яулаган иде. Чын мәгънәсендә бу мөхтәрәм педагог сәләтле балалар белән эшләгәннән соң да үз өстендә даими шөгыльләнергә вакыт таба. Төрле катлаулы биремнәрнең заманча чишелешен табып Россия күләмендә иң яхшы укытучы исемен тагын бер кат дәлилләве нәкъ менә шул турыда сөйли.
Бу юлы ул фән олимпиадасы буенча һәм методик белемне тикшерүгә корылган шактый четерекле 10 биремне санаулы сәгатьләр эчендә төгәл эшләп интернет аша тапшырып җиңү яулады.
- Бәйгеләрдә катнашып беренчедән ил күләмендә талантлы педагоглар арасында үземне сынап карасам, икенчедән шул рәвешле укучыларыма үрнәк күрсәтергә, аларны да даими төстә актив булырга өндәргә тырышам. Шатланып әйтә алам, минем укучыларым инде хәзер үзләре укытучылар булып өлгереп Россиянең башка шәһәрләрендә, аеруча Зәй, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада эшлиләр. Аларның кайберләре быелгы бәйгедә катнашып без үзара да көч сынаштык. Ә укучың белән ярышу бер үк вакытта горурлык хисе дә уята, аларның синең эш юнәлешеңне белүләре бераз дулкынланырга да этәрә. Тик ничек кенә булмасын педагог өчен иң мөһиме укучысының югалып калмыйча зур үрләр яуларга омтылуы, аларның беренче җиңүләрен күрүдән дә бәхетле мизгел юк, – ди Фәнил Хәнифович.
Ә мондый мизгелләре шактый аның. Чөнки һәр фән олимпиадасында, Бердәм Дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтә аның шәкертләре. Чын-чынлап математика фәне белән кызыксынган, әлеге юнәлешне сайлаган егет-кызлар бүген Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанның югары уку йортларында бюджет урыннарда белем ала. Тик шулай да әле педагогны борчып торган бер мәсьәлә бар. Ул үз шәкертләренең киләчәктә туган төбәкләренә, үзебезнең республикага кайтып төпләнеп яшь буынга белем бирүләрен яисә үз туган җирләренең икътисадын үстерүгә өлеш кертүләрен дә тели.
Фәнил Таймасов хәзерге вакытта безнең район балалары белән шөгыльләнү өстенә Чаллы, Түбән Камага да йөреп эшли. Төрле тикшеренүләр аша ясаган ачышлары белән ул иң беренче итеп, үз һөнәрен сайлаган кызы Лилия Шаяхмәтова белән уртаклаша. Лилия исә әтисе өметләрен аклап Зәй шәһәренә кайтып төпләнгән. Ул да укучыларның Кече Академиясендә белем бирә. Ерак бабалары мөгәллимнәр, муллалар нәселенә барып тоташкан Фәнил Таймасов, киләчәктә үзен алмаштырырдай, ушлы нәселне дәвам итәрдәй кызы булуга чиксез шат.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru