Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгарифкә күзәтчелек итү департаментына шундый йөкләмә биргән. Шул рәвешле ул бакча һәм мәктәпләрдә законсыз акча җыюны туктатырга уйлый.
Мәгариф министры итеп билгеләнгәч, Энгель Нәвапович республика мәктәпләрендә әлеге проблеманың никадәр җитди булуына бик аптыраган. Чөнки Актаныш районын җитәкләгән чакта аңа андый проблема белән очрашырга туры килмәгән. Баш педагог акча җыюга юл куймауны муниципаль берәмлек, бакча, мәктәп директорларыннан тора дип саный. “Министр мәҗбүри акча җыюга каршы җитди көрәшергә уйлый. Ярдәм күрсәтергә теләгәннәр акчаны исәп-хисап счетына күчерергә тиеш. Әти-әниләр аның нәрсә өчен сарыф ителүе турында кызыксына ала. Иганәчелек фондларын тикшерү исә яңалык булып тора”, – ди министр ярдәмчесе Алсу Мөхәммәтова.
Күптән түгел министрлык әлеге мәсьәлә буенча “кайнар элемтә” булдырган иде. Акча җыюга кагылышлы барлыгы 60 мөрәҗәгать (мәктәпләр буенча – 34, бакчалар – 25) кабул ителгән. Бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Бөгелмә муниципаль районнарыннан шалтыратучылар күп булган. Моңзарлар, нигездә, мәгариф учреждениесенең матди-техник ягын ныгыту, өстәмә түләүле хезмәтләрне мәҗбүри тагуга кагыла. Аларны әлеге акчаларның кая китүе турындагы мәгълүматның яшерен булуы канәгатьләндерми. Шалтыратучыларга үз чиратында киңәшләр бирелгән. Белем бирү өлкәсенә контроль һәм күзәтчелек итү департаменты вәкилләре 10 белем бирү учреждениесен барып тикшергән. Законсыз акча җыю очрагы ике урында – өлешчә, ә дүрт урында тулысынча расланган. Нәтиҗәдә Казанның 95 нче мәктәбе директоры административ җаваплылыкка тартылган. Ике вазыйфаи затка дисциплинар чаралар күреләчәк. Район башлыкларына, мәгариф җитәкчеләренә бу мәсьәлә буенча хат җибәрелгән.Мәктәпләрдә акча җыю турында ТР прокуратурасына мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта андагы балигъ булмаган балаларга кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимовтан кызыксындык. “Законда, уку йорты гражданнардан, физик затлардан ярдәм кабул итә ала, диелә. Әмма бездә “кабул итә ала” дигәнне мәктәп җитәкчеләренең күбесе “тиеш” дип аңлыйлар. Ата-аналарның да мәктәп белән мөнәсәбәтләрен бозасы килми”, – ди Җәүдәт Хәмзинович.
Прокуратурага килгән шикаятьләрнең 90 проценты имзасыз икән. Шул ук вакытта исемнәрен яшермәүчеләр дә бар. 5 мең сум хезмәт хакына эшләгән әнидән ике баласына меңәр сум акча сораганнар. Бу хакта ул прокуратурага шикаять белдергәч, аны кире кайтарганнар. Ата-аналар арасында фондка миллионга якын акча күчергәннәр дә бар икән. Әйтик, Казанның 19нчы гимназиясенә берәү 900 мең сум акча күчергән. Бер мәктәптә бер бай ата-ана актлар залын ясап биргән. “Нәрсәгә ул мәрмәр баскычлар? Без тикшергән мәктәпләрдә акча җыю күренешләре сирәк. Бәлкем, вакытлыча гына туктатып торалардыр. Элек укытучылар көндәлеккә “200 сум акча алып килегез”, – дип язып җибәрәләр иде. “Акча кайда?” – дип сораганда мәктәп хуҗалары акчаны сейфтан, тартмадан алып бирәләр иде. Хәзер акча – исәп-хисап счетында. Мәктәпләр сайтларында да акчаның кая киткәнен язалар”, – диде прокуратура хезмәткәре.Законсыз акча җыю очраклары турында Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар элемтә” линиясенә (843) 292-80-4 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat («Ватаным Татарстан» материаллары буенча)