Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы "2004 – 2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы"н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесен үткәрә.
Бәйгегә җибәрелгән барлык материаллар татар телендә тәкъдим ителә." - дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән министрлыгы юллаган хатта.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесе 3 этаптан гыйбарәт:
1 нче этап (10 нче февральгә кадәр)
- мәктәп күләмендә үткәрелә;
Җиңүче укытучы бәйгенең район (шәһәр) күләмендә үткәрелә торган 2 нче этабында катнаша.
2 нче этап (25 нче февральгә кадәр)
– район (шәһәр) күләмендә үткәрелә;
– Татарстаннан читтә, Россия төбәкләрендә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан уздырыла.
Җиңүче укытучының документлары (кәгазьдә һәм электрон вариантта), бәйгенең 3 нче этабында катнашу өчен, район (шәһәр) мәгариф бүлекләре (идарәләре) тарафыннан республикакуләм оештыру комитетына экспертизага җибәрелә.
Документлар тупланмасында бәйгедә катнашуы турында гариза, белешмә (укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмә, 1-2 басма бит күләмендә);
• “Минем педагогик осталыгым ” дигән темага эссе (4 биттән артык булмаган кәгазь һәм электрон вариантта);
• “Портфолио сәхифәләре” - оригиналь дәрес эшкәртмәләре (1-2), мәкаләләр, тәрбия эше материаллары күчермәсе (кәгазь вариантында); расланган авторлык программалары, укыту-методик комплектлары, дәреслекләр (күргәзмә бәйге барышында тәкъдим ителәчәк);
• фотосурәт (кәгазь һәм электрон вариантта компакт-дискта*jpg 1 дюймга 300 нокта).
3 нче этап (25 нче февральдән 15 нче мартка кадәр)
– Бөтенроссия күләмендә үткәрелә. Бу вакытта республика, өлкә, район (шәһәр) бәйгесендә җиңүче укытучыларның җибәргән эшләре жюри әгъзалары тарафыннан өйрәнелә. Материаллары яхшы дип табылган, иң күп балл җыйган укытучыларның кандидатурасы сайлап алынып, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә тәкъдим ителә.
Тәкъдим ителгән укытучылар арасындагы бәйге март аенда Казан шәһәрендә үткәрелә.
Бу укытучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар:
• "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" дигән темага презентация (10 минутлык видеоролик);
• "Мастер-класс" үткәрү (10 мин.). Мастер-класс видеоязмада тәкъдим ителә;
• дәрескә методик комментарий (2–3 мин.).
Бәйгедә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында әлеге бәйгенең Россия төбәкләрендә, муниципаль этабында беренче урынны алган укытучылар (һәр район һәм шәһәрдән бер укытучы) катнаша ала.
Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннарга шалтыратып белергә мөмкин: (8843) 292-27-74, 292-59-93 - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге.
Оештыру комитетының адресы: Казан, Кремль урамы, 9 нчы йорт, 7 нче кабинет.
Барлык катнашучыларга да Белем.ру исеменнән уңышлар теләп калабыз!
“Туган тел” мастер-класс бәйгесе нигезләмәсе (гариза үрнәге белән)
Фикерләр
Кунак
29 гыйнвар, 2013 - 19:30
Permalink
мастер класс
Раил Гатауллин
29 гыйнвар, 2013 - 20:32
Permalink
Элемтә өчен телефоннар
Яңалык ахырына элемтә өчен телефоннарны өстәдек!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлназ Җәлилова
29 гыйнвар, 2013 - 17:47
Permalink
Йөкләнгән нигезләмә ачылмый.
Йөкләнгән нигезләмә ачылмый.
Раил Гатауллин
29 гыйнвар, 2013 - 20:28
Permalink
Төзәтелде
Нигеләмәгә сылтама төзәтелде. Рәхмәт, Гөлназ.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин