Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2013 нче елның 14 нче февралендә Кукмара муниципаль районында “Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану” темасына X республикакүләм педагогик укулар үтте.
Укуларда Татарстан Республикасы Президент Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университеты галимнәре, Русия гадел - хөкем академиясе укытучылары, республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы районнары-шәһәрләреннән милли мәгариф эшләре өчен җаваплы мәгариф бүлеге, мәгълүмати – методик үзәк белгечләре һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дини культура һәм дөньяви этика нигезләре фәне укытучылары, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе татар мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты.
Милли мохитнең яшәешен тәэмин итүдә һәм балаларда милли үзаң тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең бәһасез булуын Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров билгеләп үтте.
Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, һәм Росссия гадел - хөкем академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясе әгъзасы Айдар Юрьевич Хабетдинов үзләренең чыгышларында Ризаэддин Фәхреддин мирасының татар дөньясында тоткан урыны һәм хезмәтләренең әһәмиятлегенә басым ясадылар.
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең кыйммәтен барлап, аның иҗади мирасын республика белем бирү учреҗдениеләрендә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү процессында киң файдалану тәҗрибәсе Мәгариф һәм фән министрылыгы милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Рәиф Зиннәтуллин чыгышында яктыртылды.
Әлеге чарада катнашучылар Кукмара муниципаль районы мәгариф учреждениеләре педагогик коллективларының Ризаэддин Фәхреддин мирасын рухи һәм әхлакый тәрбия өлкәсендә куллану тәҗрибәсе белән танышып тирән фикер алыштылар. Ризаэддин Фәхреддин мирасын максатчан файдалануга багышланган күргәзмә дә уңай бәяләнде.
Шулай ук килгән кунаклар “Туган якны өйрәнү” музееның укучыларга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү, тарихыбызны өйрәнү, туган телгә, әдәбиятка ихтирам тәрбияләүдәге эшчәнлекләрен билгеләп үттеләр һәм Кукмара мәдрәсәсендә оештырылган әхлак дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалануга багышланган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
X республикакүләм педагогик укуларда катнашучы Кукмара муниципаль берәмлеге Советының рәис урынбасары Равия Кәримуллина, район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров, мәктәп җитәкчеләре һәм чыгыш ясаган укытучылар Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең бүгенге көндә дә җәмгыятебез тормышында зур урын биләвен билгеләп үттеләр.
Мәшһүр галимнең күпкырлы иҗат мирасын пропагандалау укучыларны аның тәрбия, тарих өлкәсенә кагылышлы хезмәтләре белән киңрәк таныштыру һәм куллану йөзеннән ел саен “Рухият” фонды Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен бастырып чыгарып, киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән педагогик укуларда катнашучыларны да сөендереп килә. Быелгы укуларда “Мәшһүр адәмнәр” дигән исемдәге китап укытучыларга җиткерелде.
Педагогик укулар карар кабул итү белән тәмамланды.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat