Татар мәгарифе порталы
Латвия башкаласында гөрләп узган шәһәр Сабан туеның шаукымы басылырга да өлгермәде, татарлар һәм башкортлар Ригада янәдән үз милли бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә әзерләнә. Тик бу юлы әлеге чара бөтен Балтыйк буйлап таралып яшәүче милләттәшләребезне берләштерә.
Латвиядә Балтыйк буе Сабан туен уздыру күптән инде матур традициягә әверелде һәм 29 июнь көнне ул 9 нчы ел рәттән билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәмне Латвия татарлары гына түгел, ә Европаның башка илләрендә гомер итүче милләттәшләребез дә сагынып көтеп ала. Шулай булмый ни, нәкъ менә милли күркәм чарабыз аларга күптән күрмәгән таныш-белешләре, дус-ишләре белән күрешергә, яңадан-яңа элемтәләр булдырырга, ә иң мөһиме, Европа татарларына бер-берсе белән табышырга ярдәм итә.
“Балтыйк буе Сабан туе безне берләштереп кенә калмый, ә милләтебезне ныгыта, яшь буынга татар милли гореф-гадәтләре турында сөйли, аларга мирасыбызны саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга булыша. Аны икенче төрле гаилә бәйрәме дип тә атарга мөмкин. Әлеге Сабан туйга рәхим итүчеләрнең күбесе нәкъ менә шул хисне эзләп килә”, - дип белдерә Сабан туйны оештыручылар.
Бәйрәм программасына килгәндә, ул һәр елдагыча төрле татар милли уеннарына, җыр-биюләргә бай булачак. Теләге булганнар татар милли ризыкларыннан авыз итә, шул рәвешле милли традицияләребез белән таныша алачак.
Быелгы чараның төп үзенчәлеге исә - анда Латвия Сабан туе тарихында беренче мәртәбә Татарстаннан махсус чакырылган “Казан егетләре” төркеме чыгыш ясаячак. Европа татарларына яхшы таныш Латвия татар-башкорт мәдәни үзәгенең “Чишмә” ансамбле дә тамашачыларга зур сюрприз әзерләгән.