Татар мәгарифе порталы
«Шомбай-fest» - Казанда әнә шул исемдә курчак театрларының I халыкара фестивале оештырылачак. Фестивальне 23–28 сентябрь көннәрендә «Әкият» курчак театры уздырырга җыена.
Шомбай – татар халык әкиятләре герое. Үзенең зирәклеге, тапкырлыгы белән дан тоткан. Дошманнарын көлке хәлдә калдыручы уңай персонаж.
«Әкият» курчак театрының матбугат хезмәткәре Дилия Шәязданова хәбәр иткәнчә, проектны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россиянең Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры оештыра.
«Шомбай-fest» фестивальнең төп максаты – башкала тамашачыларын һәм килгән кунакларны дөньяның гаять күп төрле курчак театрлары сәнгате белән очраштыру һәм таныштыру.
Чараны оештыручылар ышандырганча, фестиваль программасына Россия һәм чит ил курчак театрларының күренекле режиссерлары куйган иң яхшы курчак спектакльләрен җыярга тырышканнар.
«Шомбай-fest» та Рязань, Белгород, Вологда, Кострома, Брест шәһәрләре, Башкортостан һәм башка төбәкләрдән 15 курчак театры катнаша. Шулай ук Франция, Таҗикстан, Ингушетия Республикаларыннан да иҗат коллективлары килергә теләк белдергән.
Курчак театрлары фестивале балаларга гына түгел, ә өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Проектта театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләреннән торган абруйлы жюри дә эшлиячәк. Моннан тыш Казан шәһәре мәктәпләренең иң яхшы укучыларыннан торган балалар жюрие курчакларны уйнатучы абый-апаларныа үз бәясен бирәчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt