Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ буенча югары нәтиҗәләре һәм 100 балл туплаучыларның күп булуы Татарстан вузларын, керү балларын арттырып, абитуриентларны сайлап алу критерийларын катгыйландырырга мәҗбүр иткән.
Татарстанда мондый хәл моңарчы күзәтелмәгән: быел мәктәп тәмамлаучылар узган елларга караганда күбрәк балл җыйган һәм бигрәк тә мәҗбүри булмаган фәннәр буенча. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда, химия буенча уртача билге - 15 (75), физика буенча – 11,1 (59), биология буенча – 8,7 (65,7), тарих буенча – 8,7 (62,5), җәмгыять белеме буенча – 5,9 (61,4), әдәбият буенча 5,5 баллга (61,8) арткан. Моннан тыш, 2013 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстанда йөз балл туплаучылар шактый күбәйгән. Әйтик, химия буенча - 216 (узган ел 10 булган), физика буенча – 36 (2012 елда бөтенләй булмаган), информатика буенча – 40 (22).
Әлбәттә, Россиядә БДИ тирәсендә купкан низагларны истә тотсак, мондый гаҗәеп нәтиҗәләр шикле тоела. Әмма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм имтиханнарны уңышлы тапшыруны “Татарстан мәктәпләрендә белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуы” белән аңлата һәм рус теле, тарих, информатика һәм ИКТ, химия, физика буенча 90 һәм аннан югары балл җыючылар Татарстан комиссияләре тарафыннан яңадан тикшерелгән. Укучылар күчергән дигән шик тумаган.
Шул ук вакытта вузлар, уртача БДИ баллары артуын күреп, үзләренең керү балларын күтәргән. Аерым алганда, үз эченә берничә уку йортын берләштергән КФУ шундый адымга барган. Федераль университетның кабул итү комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, керү баллының югары булуына юнәлешнең популярлыгы һәм андагы бюджет урыннарының саны йогынты ясый.
- Бездә конкурс һәрчак зур булды һәм быелгы ел да искәрмә түгел, - дип билгеләп үтә КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко. – Әлбәттә, безнең 100 балл туплаучылар һәм кайбер фәннәр буенча уртача баллның артуын истә тотмый хәлебез юк. Шуңа да, мисал өчен, юридик факультетка керергә ниятләгән һәм өч фән буенча 125-130 балл (“өчле” билгесенә тәңгәл Рособрнадзор минимумы) туплаучыларга уку йортының ишекләре ябык. Әйтергә кирәк, МДУ кайбер фәннәр буенча керү баллын 90 баллдан башлап билгеләгән. Без дә, федераль университет буларак, үзебезнең югары статуска тәңгәл килергә тырышабыз.
Төгәлрәк әйткәндә, КФУның юридик факультетына бюджет урынына керергә теләгән абитуриентның җәмгыять белеме буенча җыйган баллы – 67, (Рособрнадзор чигеннән 28 баллга югарырак), тарих буенча – 67 (35), рус теле буенча 67 дән (31) ким булырга тиеш түгел. Шунысы кызык, юристлар рус телен журналистларга караганда яхшырак белергә тиеш булып чыга: КФУның журналистика факультетына керергә теләүчеләрнең рус теле буенча баллы 50 дән ким булмаска тиеш.
Хәер, Ионенко сүзләренчә, юридик факультетта өч фән буенча 252 дән кимрәк балл җыймаган абитуриентлар гына бюджет урыннарына исәп тота ала.
КФУның икътисад факультетында бюджет урыннарына “ставкалар” да югары: абитуриентның математика буенча баллы - 65 (Рособрнадзорның “өчле” бусагасыннан 41 гә артыграк), җәмгыять белеме буенча - 65 (26), рус теле буенча 55 тән (19) ким булмаска тиеш.
Искәртеп узабыз, быелдан башлап КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтына абитуриентлар кабул итә башлый һәм Казан дәүләт медицина университетына көндәшлек тудыра (вузларда кайбер юнәлешләр бер-берсен кабатлый). Ике университет та “Дәвалау эше”нә минималь балларны бертөрле билгеләгән. Химия, биология һәм рус теле буенча – 60 баллдан башлап.
Ә менә техник вузлар абитуриентларны куркытмаска булган һәм алар өчен “бусага”ны Рособрнадзор минимумы дәрәҗәсендә билгеләгән (Туполев исемендәге КИТТУ, КДЭУ), яки нибары бер баллга арттырган (КИТТУ-КХТИ).
Казан аграр университетында да минималь “бусагалар” билгеләгәннәр, әмма “агрономия” кебек профиль белгечлекләренә генә. Шул ук вакытта вуз “менеджмент” һәм “икътисад” кебек популяр юнәлешләргә сайлап алу критерийларын катгыйландырган: математикадан ул – 55 (31 гә артыграк), җәмгыять белеменнән – 55 (16), рус теленнән 55 баллдан (19) ким булмаска тиеш.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt