Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан матур! Сабан туе искитмәле! Универсиада супер!.. Халыкара студентлар ярышларында катнашучылар өчен оештырылган Сабан туена килгән һәр кешенең теленнән шушы сүзләр төшмәде.
Казанда уза торган Сабан туе дөньяның төрле тарафларыннан килүчеләр хөрмәтенә быел махсус кичектерелеп июльнең 13нче көненә тәгаенләнгән иде. Мирный бистәсенең гүзәл табигать почмагы 160 илдән һәм 5 континенттан кунаклар кабул итте.
Татарларның милли горурлыгы булган бәйрәмдә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Гальен, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе бәйрәмен Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 илдә оештырылуына басым ясады. Ә бүгенге Сабан туеның спортчыларга, Универсиада кунакларына бүләк икәнен ассызыклап узды.
FISU президенты Клод-Луи Гальен Бөтендөнья җәйге студент уеннары тарихында бездә уза торганын иң яхшысы, дип атады. Ә Виталий Мутко исә, татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп: “Сез Казанны, Татарстанны, барлык Россияне Универсиадага килгән күпсанлы дусларга таныттыгыз. Сезгә йөкләнгән бурычны төгәл үтәдегез!” - диде.
Чыннан да, Каенлык аланына килгән кунаклар татарларның милли йолалары, гореф-гадәтләре, һөнәрләре һәм мәдәнияты белән биредә якыннан һәм тәфсилле итеп таныша алды. Иртәдән үк республика районнарыннан килгән авыл хезмәтчәннәре аларны Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштырды. Бәйрәм уздырыла торган җирдә татар, рус, чуаш, мордва һәм башка милләт йортлары калкып чыккан. Ә йорт алдында хуҗалар һәрбер кешегә якты чырай күрсәтеп концерт куйды, төрле һөнәрләре белән таныштырды һәм, әлбәттә инде, милли ризыклары белән сыйлады.
Панамадан әле кичә генә килеп җиткән Катани Риюс, Колумбия ярышларында булуы сәбәпле, Универсиаданың җиңел атлетика ярышларында катнашырга өлгерми калган. Биеклеккә сикерүче спортчы кыз үзен әкият дөньясына килеп эләктем ахрысы, дип шаярта. “Сезнең бәйрәм Панамада уза торган халык бәйрәменнән нык аерыла. Шулкадәр көләч йөзләр, нурлы кешеләр күргәнем юк иде әле. Татарлар бигрәк супер халык икән!” - ди Катани Риюс.
Кыргызстаннан килгән Симетей Сабан туе бәйрәмен үзе өчен беренче тапкыр ача икән. Санкт-Петербург студенты, шахматчы егетне бәйрәм шау-шулы һәм матур кызларга бай булуы белән җәлеп итеп тә өлгергән. “Казан кызлары бик чибәр икән, әле минем тагы өч көн уйныйсым бар, ничек фикерләремне туплап уйнап чыгармын икән, дип аптырап торам әле. Барысы да яхшы гына узсын иде инде. Универсиада авылы безгә бик ошады, яхшы ашаталар. Бүлмәләр чиста, якты. Тик бүлмәләрдә телефон юк һәм юыну бүлмәләрендә көзге элмәгәннәр. Казан шәһәренә килгәндә, матур, тыныч кала икән. Ак кремлегез бик ошады. Сезнең сәнгать кыргызларныкына бик якын. Төрки халык булуыбыз үзен сиздерә торгандыр инде. Бездә дә көрәшне һәм ат чабышларын бик яраталар”.
Универсиада кунаклары Сабан туе ярышларны кызыксынып күзәтте. Үзләре дә кайбер төрләрендә теләп катнаштылар. Капчык белән сугышу, авыш колга буйлап йөрү, бүрәнә кисү, чүлмәк вату кебек уеннарга озын чират тезелгән иде.
Быелгы Сабан туе кунакларның төрлелеге белән генә түгел, ә бәйрәмнең йөзек кашы булган көрәштә Универсиада чемпионнарының да бил алышуы белән истә калачак. Уеннарның татарча көрәш төрендә алтын медальгә ия булган пәһлевән егетләребез Нәфис Миңнебаев һәм Илнар Галиев Сабан туенда да үз категорияләрендә беренче урын яулады. “Сабан туенда көрәшергә физик яктан, ә Универсиадада мораль яктан авыррак булды, чөнки Сабан туенда иптәшләреңнең нинди алымнар кулланачагын чамалыйсың, ә Универсиада ярышында грек-рим, билбау көрәшчеләре килде. Шулай да әзерлек яхшы булгач, җиңү безгә елмайды. Ярышларга бик озак әзерләндек шул. Мин Казан дәүләт технология университетында укыйм. Тренерым Марат абый Әхмәдиев белән нык шөгыльләндек”, - ди Интертат.ру газетасына чемпион егет. Ә инде горурланасыңмы, дигән сорауга: “Әлбәттә, Универсиаданың беренче татарча көрәш буенча чемпионы булу - зур дәрәҗә ул. Егетләр белән алтын медальләрне яулауга ирештек. Бөтен дөньяга татар көрәшенең матур үрнәкләрен күрсәтә алганбыздыр, дип ышанасым килә,” - диде Илнар.
Казан Сабан туе-2013нең баш батыры исеменә Чирмешән районының Туймәт авылы егете Ильяс Галимов лаек булды. Ул бүген Әлмәт каласында яши. Нефтьчеләр башкаласына җиңү сөенече алып кайта. Батыр тәкәсен иңнәренә салып мәйдан әйләнгәндә, чит ил кунаклары татар батырларына карап соклануларын яшерә алмады.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt