Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Казан (Идел буе) федераль дәүләт университетында медицина һәм биология институты эшли башлады.
Студентлар стоматология нигезләрен үзләштерү белән бергә университеттагы күпсанлы институтлар базасында (мәсәлән, физиканы – физика, химияне – химия, мәгълүмати технологияләрне – информатика институты базасында үзләштерәчәк) фундаменталь медик-биологик әзерлеккә ия булачаклар. Өстәвенә студент-стоматологларга анатомия, гистология, топографик анатомия, оператив хирургия (кеше морфологиясе кафедрасында стоматологлар өчен әзерләнгән махсус программа нигезендә) укытылачак.
Студент-стоматологлар гомуммедицина белгечлекләре буенча РКБ-2 базасында (бу клиника Федераль университетның фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник базасы итеп билгеләнде) киң әзерлек үтәчәк. Болай укыту табибларның медицина ягыннан белемнәрен шактый тирән итәчәк. Яңа укыту программасының үзенчәлеге шунда: ул укыту сәгатьләрен стоматология фәненә күбрәк бирүне күздә тота.
Тагын бер яңалык студентларны кечкенә төркемнәргә туплап укытудан гыйбарәт. Иң күбе бишәр кешедән торган бу төркемнәрдә укучылар беренче курстан ук стоматология эшендә Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда кулланыла торган югары технологияләрне өйрәнә башлаячаклар. Беренче курста ук студентлар үзләре компьютер технологияләре нигезендә тешләрнең, теш казнасының, теш протезларының анатомик технологиясен, имплантантлар өчен кирәкле супраструктураларны өйрәнеп тә, ясап та караячак. Теш протезларын ясауның лаборатор техникасын югары технологияле лабораторияләрдә өйрәнәчәкләр.
Теш табибларын әзерләгәндә аларның мануаль күнекмәләрен (кул хәрәкәтләрен) тәрбияләүгә нык игътибар бирелә. Моның өчен фантомнар (макетлар) файдаланыла. Бу фантомнарда һәр төрле стоматология авырулары – кариес, теш казналыгындагы кимчелекләр, пародонт чирләре тасвирлана. Фантомнарда әйбәт күнекмә алганнан соң гына студентлар, тәҗрибәле табиблар күзәтчелегендә, үзләре дә пациентлар кабул итә алачак.
Әгәр стоматология белеме бирүдә реформа ясаганга кадәр стоматологияне укытуга дәресләрнең 20 проценты гына сарыф ителгән булса, яңа укыту планы дәресләрнең 60 процентын стоматология фәнен укытуга багышлауны күздә тота. Стоматология факультетында уку биш ел дәвам итәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru