Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Универсиада авылында спортчылар өчен төрле ял итү, укыту мәйданчыклары арасында лингвистика мәйданчыгы да бар. Кайбер спортчылар биредә татарча өйрәнә.
Телләр мәйданчыгында татар теле дәресләрен алып баручы КФУ доценты Гөлнара Гайнетдинова Азатлыкка: “Без универсиада авылында яшәүче, телләр өйрәнергә теләүче спортчыларга лингвистик мәйданчык оештырдык. Анда татар яки рус теле өйрәнергә мөмкин. Ике сәгатьлек дәресләр ул. Аның бер сәгате рус теленә, икенчесе татар телен өйрәнүгә багышлана. Әлегә теләүчеләр бик күп, дип әйтеп булмый, чөнки спортчыларга актив ял итү кызыграк", дип сөйләде.
Хорватиядән Петра исемле кыз исәнләшүгә бәйле сигез сүзтезмә өйрәнеп үзенә ошаган, исендә калган сүзләрне латин хәрефләре белән шарларга язып бик шатланып чыгып киткән. Ул дәресләр 6 июльдән 17 июльгә кадәр көн саен бара.
Темалар арасында спорт, татар ризыклары, гаилә белән бәйлеләре бар. Кайбер саннарны өйрәтәләр. Туп белән уйнау, тәрҗемә аша кайбер сүзләр өйрәтелә. Күп кенә спортчылар, гомумән, гадәти дәресне кабул итә алмый, дәрестә уеннар куллану кирәк икән.
Анда интерактив такта да бар, презентацияләр дә үткәрелә. Татар телен өйрәнүче спортчыларга бүләккә көнкүрештә кирәкле татар сүзтезмәләре язылган карталар биреп җибәрәчәкләр. Анда татарча да, артында тәрҗемәсе дә язылган. Татар теле бүлегендә биш укытучы эшли.
Универсиада авылында аерым фольклор мәйданчыгы да бар. Шунда татар халык җырлары яңгыраганда кызыксынып чит ил студентлары керә башлаган. Биючеләрнең татар халык киемнәре үзенә бер зәвык белән тегелгән. Аннан соң рус музыкасын куйгач, нигәдер, аларга ул кызыклы тоелмаган, спортчылар чыгып киткән. Анда шулай ук аерым татар инструменталь ансамбле, аерым татар фильмнары, кинозал эшли, шулай ук татар халкына кагылышлы лекцияләр дә булырга мөмкин.
Чыганак: http://tatarile.org