Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тагын тугыз көннән югары уку йортларында көндезге бүлеккә документлар кабул итү төгәлләнә. Вузларда хәлләр ничегрәк?
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында (элеккеге КХТИ) 2069 бюджет урынына 10 мең 936 гариза тапшырылган. Болар – бакалавриат һәм белгечлек юнәлешләре буенча. Узган ел исә технология университетына барлыгы 40 меңнән артык гариза кергән иде. Саннарның ким булуы быел чыгарылыш укучыларының ким булуына бәйле.
– Безгә абитуриентлар документларын почта һәм Интернет аша җибәрәләр, үзләре дә килеп тапшыралар. Кайбер вузлар аны электрон рәвештә кабул итүне туктатты. Чөнки мәгълүмат бик күп, эшкәртеп өлгерә алмыйлар. Быел сайтны абитуриентларга уңайлы итеп эшләдек. Алар бәйге барышын, үзләренең ничәнче урында булуын даими күзәтеп бара ала, – ди КИТТУдагы кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Марат Вәлиев.
Технология университетында күбрәк Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Себердә яшәүче яшьләр укырга теләк белдергән. Биредә нефть һәм нефть химиясе, идарә итү һәм автоматлаштыру, полимерлар, механика институтларына бәйгеләр зур. БДИны 100 баллга бирүчеләр дә күп икән. Бигрәк тә – химиядән. Университетка икътисад, менеджмент белгечлекләренә бюджет урыннары бирелмәгән. Шулай ук Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ) һәм төзелеш-архитектура уни¬верситетларында да әлеге юнәлешләр буенча акчасыз укып булмый. Технология университетында түләүле белгечлекләрнең бәясе 2-3 мең сумга арткан. Монда елга 64 меңнән 112 мең сумга кадәр түләргә кирәк.
Быел югары уку йортларының кабул итү комиссияләре көндәлек мәгълүматны Рособрнадзорга җибәреп барырга тиеш. Бу вузларга өстәмә мәшәкать тудырмыймы икән? “Моны бик яхшы башлангыч дип саныйм. Абитуриентлар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча бирергә хокуклы. Әмма чынлыкта аларның аны ничә урынга тапшырганын белмибез. Хәзер әлеге мәсьәлә контрольдә булачак”, – ди Марат Юнысович.
Билгеле булганча, быел ил буенча БДИ җаваплары Интернетка урнаштырылды. Вуздагыларны абитуриентларның белем сыйфаты шикләндермиме икән? “БДИ нәтиҗәләре югары. Мәгариф министрлыгы кайчак яхшы әйберләр булдыра бит ул. Көз көне беренче курс студентларының белемнәре кабат тикшерелә. Аларның 75 процентының БДИ күрсәткечләре аклана”, – ди җаваплы сәркатип.
Казан дәүләт аграр университетта белгечлек юнәле¬ше буенча 401 бюджет урынына 5 меңгә якын гариза кабул ителгән. Университет буенча бер урынга уртача 9 абитуриент туры килә. Әйтик, җир төзелеше белгечлеге буенча бер урынга – 11, экология һәм табигатьтән файдалану белгечлегенә – 9 кеше. Монда бигрәк тә икътисад, менеджмент белгечлекләренә бәйге зур. Биредә гуманитар юнәлеш буенча 20 бюджет урыны кыскартылган. Документ бирүче абитуриентларның күбесе – республика районнарыннан, Башкортстан, Ульян төбәкләреннән. КДАУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахова әйтүенчә, абитуриентларның шактые документларының төп нөсхәләрен алып килгән инде. Ә аны вакытында тапшырган яшьләр тегендә-монда сикереп йөрми, үзләренең кайда укырга теләвен яхшы белә дигән фикер калдыра.
27 июльдә барлык абитуриентларның исемлеге эленәчәк. 30 июльдә максатчан юнәлеш һәм тәкъдим ителүчеләрнең исемлеге (список рекомендованных) билгеле булачак. Абитуриентлар төп нөсхәне 4 августка кадәр китерергә тиеш. Нәтиҗәләр 5 августта игълан ителәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru