Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышында федераль һәм авыл Сабан туйлары һәм башка мәсьәләләр каралган.
Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы уздырылып, анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Сембер милли–мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, БТК БК бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстанның Арча районы хакимият башлыгы Алмас Нәзиров, Сарытаудагы төбәк милли–мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Эдуард Ганиев, БТК БК Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев катнашты, дип хәбәр итә tatarile.org порталы.
Утырышка башта 3 августта Төмән шәһәрендә үтәчәк федераль Сабан туена әзерлек мәсьәләсе куелган. Бу чарага 61 төбәккә чакыру җибәрелгән булган, шуларның 30ы килүләре турында белдергәннәр. Шулай итеп, Сабан туеның рәсми кунаклары буларак 272 кеше, шулай ук Кытай, Украина һәм Казакъстаннан да кунаклар килер дип көтелә. Ринат Закиров сүзләренчә, әзерлек эшләре бар көченә алып барыла. Татарстаннан бәйрәмне оештыру мәшәкатьләре Түбән Кама районына йөкләнгән, түбәнкамалылар Сабан туе батырына биреләчәк машинаны хәстәрләп тә куйган.
Бюро әгъзалары киләсе ел бөтенроссия авыл Сабан туе турында да фикер алышып алдылар. Ул исә Арчада үтәр дип ниятләнә.
Бюро әгъзалары шулай ук Татарстандагы югары уку йортларына республикадан читтәге төбәкләрдән татар абитуриентларын китерү, илдә тарих дәреслекләре һәм татар теленә бәйле мәсьәләләр турында фикерләшкән.
"Татармульфильм" чыгарган Р.З.Хәйдәрованың 4 дәреслекле комплектны тикшереп, хуплап, аларны татарлар яшәгән төбәкләргә тапшыру өчен алырга кирәк дигән фикергә килделәр, диелә tatarile.org материалында.