Татар мәгарифе порталы
Анталия шәһәрендә яшәүче Абдуллаһ Җаеклы чуер ташларыннан иҗат иткән әсәрләрен татарстанлыларга да танытмакчы.
Төркиядә яшәүче милләттәшебез Абдуллаһ Җаеклы чуер ташларын сәнгать әсәренә әйләндергән. Ул Урта диңгез яры буеннан җыйган төрле төстәге ташларны юып, юеш кебек күренсен өчен ялтыраткыч белән буяган. Аларны киндергә ябыштырып, геометрик фигуралар, чәчәк һәм төрле бизәкләр ясаган. Иҗат барышында ул күбрәк Госманлы һәм Сәлҗүкле төрекләренең келәм, юнылган агач, рәсем кебек нәфис сәнгать әсәрләреннән илһам алган.
Абдуллаһ Җаеклы үзенең хезмәт җимешләреннән күптән түгел Анталиянең “Айдын Канза” күңел ачу паркында күргәзмә оештырды. Ул анда 3 ел дәвамында иҗат иткән 70 әсәрен сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим итте. Автор белдерүенчә, бу күргәзмә октябрь аенда Искешәһәрдә дә оештырылачак.
Сәнгать белгечләренең әйтүенчә, чуер ташларыннан ясалган сәнгать әсәрләре дөньяда билгеле түгел. Бу җәһәттән милләттәшебез яңа төр сәнгать әсәре барлыкка китерүче буларак алгы планга чыга. Аның иҗатына җирле матбугат һәм мәгълүмат чаралары да зур игътибар күрсәтте.
Автор турында, таныштырып узу максатлы, шуларны әйтеп узарга мөмкин: бүгенге көндә Абдуллаһ абзый 64 яшендә. Искешәһәр губернасы Куруһүйүк татар авылында туып- үскән. Гомер буе Төркия армиясендә хәрби хезмәткәр булып хезмәт иткән. Лаеклы ялга чыккач, 1992 елдан Анталиядә яши башлый. Әти-әнисенең тамырлары Татарстан һәм Оренбург якларына барып тоташа. Әлегә ана ватан туфрагына аяк басарга җай чыкмаган булса да, андагы вәзгыять белән якыннан танышып тора. Ул “Илемнең серләре” дип аталган чуер ташлары күргәзмәсен киләчәктә Татарстан тамашачыларына да күрсәтергә җыена.