Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу атнада Татарстан вузларында уку йортына кабул итүнең “беренче дулкыны” тәмамланды. Кабул итүгә кандидатлар исемлегендә үз фамилияләрен күргән абитуриентлар, 5 августка кадәр үзләре белем алырга теләгән вузга һәм факультетка документларының төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш. Шуннан соң уку йортына кабул ителүчеләрнең исемлеге тулысынча әзер булачак.
Казан федераль университетының кабул итү комиссиясендә хәбәр итүләренчә, быел вузга рекордлы санда гариза тапшырылган - 54 мең (2012 ел белән чагыштырганда, 10 меңгә күбрәк), шул ук вакытта университетта бюджет урыннары 5 меңгә якын тәшкил итә. Абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы - 73,6, вузда бер урынга 12 гариза тапшырылган.
КФУда быел иң популяр юнәлешләр түбәндәгеләр: “нефть-газ эше” - бер урынга 92 гариза, “дәвалау эше” - 65, “реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” - 50, “инглиз филологиясе” - 48, “туризм” - 45, “медицина биохимиясе” - 40, “шәрыкне өйрәнү һәм африканистика” - 37, “халыкара мөнәсәбәтләр” - 35, “музеология, мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау” - 23.
Юрфакта бер урынга - 19, ә икътисад факультетында 22 гариза тапшырылган. Ә менә Математика һәм механика институты юнәлешләрен сайлаучылар юк дәрәҗәсендә: мисал өчен, “механика һәм математик модельләштерү” юнәлешенә бер урынга нибары 1 гариза туры килә.
Федераль вузлардан аермалы буларак (аларда ташламалардан файдаланучылар йогынтысында хәтта БДИда йөз балл туплауга ирешкән абитуриентлар да бюджет урыннарына кабул ителү мөмкинлегеннән коры кала) КФУдагы вәзгыять тынычрак күренә. Университетның кабул итү комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, быел уку йортына, узган елдагы кебек үк ташламалардан файдаланучы 100 кеше укырга керергә өметләнә, әмма аларның тиешле күләмдә балл җыйганнары гына кабул ителәчәк. Вуз мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта иң популяр булган “нефть-газ эше” юнәлешендә нибары 10 бюджет урыны бар, анда ташламалардан файдаланучы 5 абитуриент узган.
Искәртеп узабыз, КФУ, гадәттәгечә, чыгарылыш сыйныф укучыларының “каймагын” гына җыя - быел биредә йөз балл туплаган 20дән артык абитуриент, шулай ук Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар да бар. Талантлы яшьләр Татарстаннан Мәскәү яки Санкт-Петербургка китеп бармасын өчен, университет андый абитуриентларга югары стипендияләр вәгъдә итә. Мисал өчен, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр уку елы барышында ай саен - 10 мең, призерлар 4 мең сум алачак. Югары балл туплаучылар да өлешсез калмаячак - аларга стандарт академик стипендиянең 10 проценты күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. Дөрес, моңа физика-математика һәм табигый фәннәр юнәлешләрендә “бишле”гә укучылар гына өмет итә ала.
Казан илкүләм тикшеренү технология университетында (элеккеге КХТИ) 2 меңнән артык бюджет урынына 14 меңгә якын гариза алынган. Кабул итү комиссиясе статистикасыннан күренгәнчә, быел Нефть һәм нефть химиясе институты юнәлешләре аеруча популяр: 192 бюджет урынына 1975 гариза тапшырылган. Башка еллардагы кебек үк, Инженер химия-технология институтына да керергә теләүчеләр күп: 202 бюджет урынына - 1592 гариза.
Туполов исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (элеккеге КАИ) 1063 бюджет урынына 8,7 меңнән артык гариза кабул ителгән. Уку йорты буенча уртача конкурс - бер урынга 8 гариза. Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр: “гамәли математика һәм информатика” һәм “наноинженерия” (бер урынга 33 гариза), шулай ук “җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы” юнәлеше (20 гариза).
Чыганак: http://www.intertat.ru