Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында тагын универсаль 8 спорт мәйданчыгы ясалачак.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шул хакта игълан ителде. Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яшәү урыныннан ерак булмаган урында спорт мәйданчыклары булдырып спорт өлкәсен һәм физик культураны үстерү “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасының өстенлекле юнәлеше, халык өчен сәламәтлек фабрикасы санала, шуңа күрә яңа мәйданчыкларның 8е дә, соң дигәндә, яңа уку елының беренче чирегендә ачылырга тиеш. Шуларны төзүгә республика бюджетыннан 16,3 млн. сум бүлеп бирелә.
Андый мәйданчыклар Совет районының Карбышев ур., 38, 40, 42 һәм Латыш Укчылары, 3 һәм 5 адресы буенча тирә-юнендә 7 меңләп кеше яшәгән 2 мәйданчыкта баскетбол, волейбол, ясалма өслекле мини-футбол, балалар мәйданчыклы рәвешендә ясала, тирәләре газон, клубмалар белән матурлана. “Азино-1” микрорайонындагы 14 меңләп кеше яшәгән турыда - Зәкиев урамы буйлап 161 һәм 167 нче мәктәпләр арасында да спорт мәйданчыгы булачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында андый мәйданчыкның яңасы Татарстан ур, 40 адресы буенча 80 нче мәктәп белән Зорге ур., 71 адресы буенча 21 нче гимназия территорияләрендә булыр дип көтәргә кирәк: алары ясалма өслекле мини-футбол кыры, баскетбол һәм волейбол, воркаут белән шөгыльләнү өчен җиһазландырыла. Көндез аларда шушы 80 нче мәктәп һәм 21 нче гимназия балалары физкультурада шөгыльләнәчәк, шулай ук “Приволжанин”, “Динамо” балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр футбол буенча өйрәнүләр узачак, ә кичләрен – шул тирәдә яшәүче казанлылар.
Киров һәм Мәскәү районнарына тигән өлешкә спорт мәйданчыгы Серов ур., 12А адресы буенча 87 нче мәктәп белән 9 нчы гимназия арасына туры китереп салыначак.
Авиатөзелеш районында - Ленинград ур., 28 адресы буенча 54 нче мәктәп янында, Яңа Савин районында – Гаврилов ур., 22 адресы букеча “Лада” үсмерләр клубы турысында. Яңа Савин районындагысында хоккей тартмасы урынына ясалма өслекле мини-футбол кыры булачак. Бу мәйданчыклар турниклар, тренажерлар, гимнастика комплексы, теннис өстәле һ.б. белән җиһазландырылачак.
Хәзерге вакытта шушы мәйданчыкларны проектлау эшләре төгәлләнгән, җир эшләре бара, ком һәм таш китерелә һ.б. - һәрхәлдә, киңәшмәдә район хакимиятләре башлыклары шуны тәкрарлады. Мэр И.Метшин исә, спорт мәйданчыклары исән-имин торсын өчен видеокамералар кую кирәк, ди. Шушы мәйданчыкларда шөгыльләнүче егетләр дә күз-колак булып, аларны җимерттерергә юл куймас дип өметләнәбез, мисалга, Сыртланова урамындагы парктагысы исән-имин саклана, ди шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru