Татар мәгарифе порталы
Быел “Крутушка” V Халыкара этник фестивале 23-25 августта булачак. Казан янындагы «Байтик» лагере территориясенә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдән заманча этник музыка башкаручылар, этнографик коллективлар җыелачак.
Фестивальнең “Этнография” блогында төрле төбәкләрдән килгән коллективлар үзләренең чын милли әсәрләрен башкарачак. Монда татар, керәшен, рус, мари, чуаш, мордва, удмурт һәм, гомумән, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә гомер кичерүче башка халык җырлары да яңгыраш табачачак.
«Крутушка» дәвамында традиция буенча мастер-класслар уздыру да каралган. Төрле халыкларның биюләрен өйрәнү, уен коралларында уйнау серләренә төшенергә дә биредә мөмкин булачак.
Чит шәһәрләрдән килгән тамашачылар өчен палаталы лагерьларда яки алдан номер алган очракта “Крутушка” шифаханәсендә яшәү каралган.
Казанда яшәүчеләр “Крутушка”га 78 нче автобуста яки фестиваль үткәрү көннәрендә “Компрессор заводы” тукталышыннан кузгала торган өстәмә автобусларда бара ала. Кунакларның шәхси транспорты өчен саклана торган машина кую урыны тәкъдим ителә.
Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ярдәмендә “Мәгарифтә мәгълүмат технологияләре үзәге”, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы хакимияте, Болгар Мәдәният институты оештыра.
Чыганак: http://tatarile.org