Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Вузларда кабул итү кампаниясе тәмамланып килә. БДИ баллары ярдәмендә теләгән уку йортына керә алмаган абитуриентларга түләүле бүлектә уку мөмкинлеге бирелә. Хәбәрчебез югары уку йортларындагы быелгы бәяләр белән кызыксынды.
Әлеге уңайдан Казан дәүләт медицина университетының “Стоматология” белгечлеге иң кыйммәтлесе булып чыкты. Монда бер ел уку 132 000 сумга төшә. “Дәвалау эше”н дә очсыз дип әйтеп булмый – 121 000 сум.
Икенче урында, ничек кенә сәер тоелмасын, Казан дәүләт энергетика университеты. Биредәге энергетика, энергетик машина төзелеше һәм электротехника факультетында бер ел уку өчен 127 700 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк.
“Иң кыйммәтле” югары уку йортлары өчлегенә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (элеккеге КХТИ) да керә. Анда иң югары бәя - дизайн һәм программалы инженерия факультетында – 120 200 сум.
Дүртенче урында - Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Аларның икесендә дә “дизайн” белгечлеген үзләштерү 118 160 сумга төшә.
Бишенче урында - Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (элеккеге КАИ) һәм Казан дәүләт аграр университеты. Биредә иң кыйммәтле бәя – 112 000 сум. КАИда мондый бәяне ике факультетта (хәзер алар институт статусы алды) - Авиация, җир транспорты һәм энергетика, шулай ук Информатика һәм исәпләү техникасы институтларында сорыйлар. Ә Аграр университетта “транспорт-технология машиналары һәм комплексларны эксплуатацияләү” юнәлешен шулай бәяләгәннәр.
Әйтергә кирәк, Казан федераль университетында күп кенә белгечлекләр буенча белем алу бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, шактый арткан. Мәсәлән, анда “гамәли информатика”да бер ел уку хәзер 79 200 сум түгел, ә 84 000 сум тәшкил итә, “журналистика” 66 480 сумнан 68 040 сумга күтәрелгән. “Математика”, “физика” кебек техник белгечлекләргә - уртача 3-4 мең, юрфакта 15 мең сумга арткан.
Ә инде башкаладагы югары уку йортларында иң арзан бәяләр - Казан дәүләт медицина университетындагы “социаль хезмәт” һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университетындагы “нәшрият эше” һәм “педагогик белем бирү” белгечлекләрендә – 45 000 сум.
Туполев исемендәге КИТТУда “менеджмент”, “реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә”, “психология”, “юриспруденция” һәм “персонал белән идарә итү” белгечлекләрен үзләштерү елына 57 000 сумга төшә.
Энергетика университетында иң арзан бәяләр – 60 200 сум - “менеджмент”, “җәмәгатьчелек белән элемтә” һәм “тарих-архив белеме” белгечлекләрендә.
КФУда “тарих”, “культурология”, “математика”, “филология”, “психология”, “физик культура” белгечлекләре - иң арзаны (63 200 сум). Архитектура-төзелеш университетында “менеджмент” һәм “транспорт процессы технологияләре”, ә Аграр университетта “менеджмент”, “дәүләт һәм муниципаль идарә”, “икътисади куркынычсызлык” белгечлекләрен үзләштерергә мөмкин.
Төрле юнәлешләрдә белем бирүче югары уку йортларындагы бәяләрне чагыштыру бәлки дөрес тә түгелдер (юристка караганда, табибны әзерләү күпкә мәшәкатьлерәк бит), шуңа күрә без чагыштыру өчен түбәндәге үрнәкне сайларга булдык. Барлык университетларда да икътисад факультеты бар.
Чыганак: http://www.intertat.ru