Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Татарстанда яшь геологларның россиякүләм кыр олимпиадасы тәмамланды, республика данын яклап чыгыш ясаган Әлмәт һәм Казан командалары 7 һәм 9 нчы урыннарны гына яулауга ирештеләр.
Хәер, Татарстанның җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе җитәкчесе Равил Мотыйгуллин фикеренчә, 8 көн буе барган кызу көрәштә беренче унлыкка керә алу Татарстанның яшь геологлары өчен үзе үк зур җиңү.
«Ике ел элек Томск шәһәрендә узган олимпиадада безнең республика командасы арттан 3 нче урынны яулаган иде. Шуннан соң без әлеге мөһим олимпиадага балалар әзерләү эшчәнлегенә ныклап тотынырга булдык. 2011 елда мәктәп укучылары арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып, эшкә керешетек. Шуңа күрә, быел 7 һәм 9 нчы урыннар яулавыбыз, башка еллар белән чагыштырганда, шактый яхшы күрсәткеч», - дип аңлатты җитәкче Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда.
Чыннан да, Татарстанда үткән әлеге олимпиадага Россиянең төрле почмакларыннан геология фәне белән кызыксынучы, аны тирәнтен өйрәнүче яшүсмерләр җыелды. Шуңа күрә, конкуренциянең көчле булуын да онытырга ярамый. «Олимпиадада җиңү яулау әһәмиятле түгел. Иң мөһиме, биредә укучылар шәхес буларак формалаша, бер-берсе белән аралашырга, командада эшләргә өйрәнә. Бу исә аларның берсе дә урамда сыра эчеп, тәмәке тартып утыруны өстен күрмәячәк дигән сүз», - дип дәвам итте сүзен Равил Мотыйгуллин.
Татарстанда узган кыр олимпиадасында Россиянең 31 төбәгеннән килгән 40 команда катнашкан. Равил Мотыйгуллин сүзләренә караганда, әлеге балаларның барысы да киләчәк тормышын геология белән бәйлиячәк дигән сүз түгел. «Миңа әлеге юнәлеш буенча югары уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләр белән еш очрашырга туры килә. Кызганычка каршы, аларның барысы да киләчәктә үз белгечлеге буенча эшләргә дә атлыгып тормый. Алар өчен иң мөһиме - укуны тәмамлау. Югыйсә, бу алай булырга тиеш түгел. Абитуриент укырга кергәндә үк үзе өчен кызыклы булган юнәлешне сайларга тиеш», - дип саный җитәкче.
Журналистлар белән очрашуда Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. Аның сүзләренә караганда, әлеге чараны уздыруда министрлыкларның барысы да зур өлеш керткән. Артем Сидоров аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Журналистларны исә ул тагын ике елдан үткәреләчәк олимпиадага кадәр Татарстан укучыларының әзерлеге тагын да камилләштереләчәк, дип ышандырды.
Чыганак: http://www.intertat.ru