Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Арча республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең киңәшмәсен үткәрү урыны итеп сайланды.
Кичә Арчада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф объектларында булды. Искәртеп узабыз, быел Арча республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр” дигән темага багышланган киңәшмәсен үткәрү урыны итеп сайланды.
Рөстәм Миңнеханов беренче объект буларак, Арча педагогика көллиятен карады. Бу уку йорты 1930 елда Арча агропедагогика техникумы буларак оештырылган, 1937 елда Арча педагогика училищесы итеп үзгәртелгән, 1990 елда – Арча педагогика көллияте.
Арча педагогика көллиятендә Рөстәм Миңнеханов “Әлифба” дәүләт музеенда булды. Бу музей көллият базасында эшли, уникаль музей Бөтенроссия музейлар реестрына кертелгән. Моннан тыш, Татарстан Президентына республикада педагогика кадрларын әзерләү системасы, укытучыларның квалификацияләрен күтәрү системасы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов информатика һәм Сингапурның Educare компаниясе оештырган дәресләр уза торган сыйныфларны карады.
Аннары республика башлыгы Арчаның 1 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбен карады. Хәзерге вакытта мәктәптә 75 педагог эшли, 771 укучы белем ала. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге беренче мәктәбе – 145 еллык тарихы булган республика уку йорты. Әлеге мәктәпне Советлар Союзы Герое Валентин Ежков, Социалистик хезмәт герое Стелла Габдрахманова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тәмамлаган.
Арчаның беренче номерлы мәктәбендә укучыларның фәнни һәм инновацион проектлары, шулай ук спорт казанышлары күргәзмәләре оештырылган. Рөстәм Миңнеханов сыйныф бүлмәләрендә, автокласста һәм спорт мәйданчыгында булды.
Икенче объект буларак, Укучылар сараенда булдылар, анда 2436 кеше шөгыльләнә. Биредә “Кояшкай” курчак театры, “Сөембикә” хореография студиясе, рәсем сәнгате студиясе, “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы, “XXI гасыр яшьләре” клубы, баскетбол, шахмат секцияләре һ.б. эшли.
Биредә Рөстәм Миңнехановка авиа-, мото- һәм судно модельләштерү, агач эше, робототехника белән шөгыльләнүче балаларның проектларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Мәгариф объектларын карауда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һ.б. катнашты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru