Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда яңа уку елы Математика елы дип игълан ителгән. 2013 ел ахырына кадәр республикада балалар бакчаларында 5 мең өстәмә урын пәйда булыр дип көтелә. Ә менә дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары, киресенчә, кимергә тиеш. Бу атнада Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган август киңәшмәсендә әнә шулар хакында сөйләштеләр.
Район мәдәният йортында республика киңәшмәсен ачканда, Рөстәм Миңнеханов Арчаның “Мәгарифтә заманча технологияләр” темасына подсовет үткәрү урыны итеп очраклы сайланмавын белдерде. Нәкъ менә биредә татар телен дистанцияле өйрәтү өчен “Ана теле” мәктәбе оештырылган. Ул гына да түгел, Арча районы БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарның берсен били. “Тулаем алганда, Татарстан мәгариф системасында уңай динамика күзәтелә”, – дип билгеләп үтте Президент.
Балалар бакчасы – шул ук мәктәп
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең докладын мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүдән башлап китте. Аның фикеренчә, “балалар бакчалары – гомум белемнең беренче баскычы”. Президент та аның белән килеште, балалар бакчасы – шул ук мәктәп, чөнки сабый күп белемне нәкъ менә 7 яшькә кадәр ала, дип ассызыклады.
Министр сүзләренчә, 2016 елга республикада өчтән җиде яшькә кадәр сабыйларны балалар бакчаларында урын белән тулысынча тәэмин итү ниятләнә. Моның өчен 29 мең урын булдырылачак, аларның 5 меңе – быел ук.
Чиратларны бетерү өчен җирле хакимият 1990нчы елларда башка максатлар өчен үзгәртелгән элеккеге балалар бакчалары биналарына игътибар бирергә тиеш, дип саный министр. Андый биналар Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга районнарында шактый – республика буенча барлыгы 114. “Зур шәһәр һәм район үзәкләрендә балаларны яңа урыннар белән тәэмин итүдә бу җитди ярдәм булырга мөмкин”, – ди ул. Дөрес, биналарны яңа хуҗаларыннан – суд, социаль яклау бүлекләре һәм башкалардан тартып алып, сабыйларга кире кайтару бик җиңел булмаячак.
Үзсүзле физик
Министр сүзләренчә, укучыларга яңа уку елында техник иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп булачак – мәктәп һәм мәктәптән тыш түгәрәкләрдә урыннар саны 3,5 меңгә артыр дип көтелә. 2014 елның май аенда беренче тапкыр Балалар техник иҗат фестивале узачак, анда укучыларга үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә.
Казанның 19нчы гимназиясе директоры урынбасары Динар Габидуллин үз чыгышында яшьләрнең техника белән кызыксынуы хакында сөйләде. Укучыларның башларында нинди алдынгы фикерләре туганны санап китеп (аерым алганда, Казан бөкеләре өчен махсус эшләнгән автомобиль проекты), укытучы президенттан яшь техникларга матди ярдәм күрсәтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов шунда ук укучылар өчен инде булганнары белән беррәттән, техника өлкәсендә яңа грантлар гамәлгә куярга тәкъдим итте. Габидуллин тимерне кызуында сугып, грантлар алуның нечкәлекләрен ачыкларга кереште. “Сүзләргә бәйләнмә, – дип үтенде Миңнеханов һәм шунда ук физика укытучысын мктап та алды: – Нинди үзсүзле, әфәрин! Булыр яңа грант сезгә!”
Институт дигән исеме генә бар
Мәгариф һәм фән министры балалар бакчалары белән чагыштырганда югары уку йортларына бик аз тукталып узды. Әмма яңалык шактый “кайнар” булып чыкты. Министр сүзләренчә, 2014 елда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты сервис һәм хезмәт күрсәтү көллияте дип үзгәртеләчәк, шуңа бәйле рәвештә уку йортының статусы да кими. Шулай ук Энгель Фәттахов район җитәкчеләреннән Түбән Кама муниципаль институтын үзгәртү турында да уйларга киңәш итте, чөнки 70 процентын читтән торып укучылар тәшкил иткән 600 кешелек вуз югары уку йорты статусына туры килми.
Министр Социаль белем бирү академиясенең Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзәндәге филиалларында һәм Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтында белем бирүнең түбән сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Әлегә аларның киләчәк язмышы билгеле түгел.
Компьютер укытучыны алмаштыра алмый
“Теләсә кайсы мәгариф системасының сыйфаты аның укытучылары сыйфатыннан югары була алмый”, – бу сүзләрне киңәшмәдә Сингапурның EDUCARE компаниясе директоры Майк Тируман җиткерде. Сингапурлылар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү кысаларында, безнең мөгаллимнәрне белем бирүнең алдынгы тәҗрибәсенә өйрәтәләр икән. Мисал итеп Тируман шунда ук җыелучыларга бер үзенчәлекле алым күрсәтте. Ул бөтен кешене урыннарыннан торгызды һәм тыңлаучылар фикеренчә киңәшмәнең иң әһәмиятле ике фикерен сайлап, 30 секунд дәвамында аның асылын янындагы кешегә аңлатырга сорады
.
Үз чиратында Энгель Фәттахов республика җитәкчеләренең белем бирүдә төп рольне башкарган һәм аларны компьютерлар да, интерактив такталар да алмашытра алмаган укытучылар турында ничек кайгыртуын сөйләде. Министр сүзләренчә, соңгы елда аларның хезмәт һакы 60 процентка артып, 29900 сумга җиткән. Ә балалар бакчалары тәрбиячеләренең эш хакы хәзер уртача алганда 20200 сумны тәшкил итә. 2012 елда республиканың 18 районыннан 127 яшь укытучы социаль ипотека буенча чыгымнарын компенсацияләү өчен торакның 10 проценты рәвешендә субсидия алган. Моннан тыш, иң яхшы директор һәм укытучыларны чит илләргә стажировкаларга да җибәрәләр.
“Татар теле һәркемгә кирәк”
Киңәшмәдә үзенең актуальлеген югалтмый торган татар телен өйрәтү турында да фикер алыштылыр. Энгель Фәттахов яңа елда Татарстанда беренче тапкыр Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олипиада узачагы хакында игълан итте. Аны Габдулла Тукай туган көндә – 26 апрельдә уздыру ниятләнә. Министр “Ана теле” проектын тормышка ашыруны да уңышлы дип саный, аның ярдәмендә теләгән һәммә кеше дистанцияле рәвештә татар телен өйрәнә ала.
Министр республиканың 6 районын (Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш, Спас) тәнкыйть утына тотты, аларда татар мәктәпләре түгел, татар сыйныфлары да (!!!) юк. Фәттахов фикеренчә, телне саклап калу өчен мәктәп түгел, ә гаилә җавап бирә дип уйлау дөрес түгел.
Ә Президент Рөстәм Миңнеханов чираттагы мәртәбә республиканың барлык мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри өйрәтү уңаеннан фикерләрен җиткерде: “Татар теле кирәкме әллә кирәкмиме дип сорыйсызмы? Әлбәттә, кирәк! Бу хакта нинди сүз булырга мөмкин! Татар теле дәресләре җитми дип шикләнәсезме? Кирәк кадәр сәгать өстиячәкбез!”
Чыганак: http://intertat.ru/tt