Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чарада Татарстаннан да бер төркем яшьләр катнашты. Әйтергә кирәк, форум аларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган. 3 көнгә сузылган әлеге мөһим чараның программасы шактый бай иде. Европаның төрле почмакларыннан җыелган актив татар яшьләре Эстониядәге татар һәм мөселманнар тормышы белән танышты, туган телне саклау, үстерү, камилләштерүгә багышланган дискуссия, "түгәрәк өстәл" һәм конференцияләрдә катнашты.
Европа татар яшьләре форумы кунаклары арасында Татарстан делегациясенең аеруча зур роль уйнавы бәхәссез, чөнки алар татар дөньясының нәкъ үзәгендә кайный. Әлеге яшьләр татарлар тормышындагы актуаль проблемаларның барысыннан да хәбәрдар, шуңа күрә форум эшчәнлегенә дә дөрес бәя бирә ала. Аларның кайбер фикерләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
«Европа диаспоралары тел ягыннан бик төрле. Румыниядә кырымча, Финляндиядә татарча сөйләшәләр, ә Литва һәм Польшада яшәүче милләттәшләребез исә татар телен инде күптән югалткан. Шуңа күрә былтыр беренче тапкыр уздырганда, бу чарага шикләнеп кенә караганнар иде. Аларны берләштереп, әңгәмә корып, үзара фикер алышып булмаячак, янәсе. Тик барысы да киресенчә килеп чыкты — форум аларны аермады, ә киресенчә, берләштерде», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
Ул 2012нче елгы форум нәтиҗәләренә дә тукталып узды. «Узган елгы чарадан соң Европада яшәүче милләттәшләребез күзгә күренеп активлашты. Литвада яшьләр татар җәйләве оештырды, Лондонда Сабантуй узды, ә Эстониядә гомер итүче милләттәшләребез исә татар киносы көннәре һәм махсус ярминкә оештырды. Быелгы форум татарларның тагын да зуррак үрләр яулауга сәләтле булуын тагын бер кат раслады», - дип белдерә ул.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Рашат Якупов та форумның тел үзенчәлегенә игътибар иткән. «Форумда катнашучылар арасында татарча аңламаучы яшьләр дә, рус теле белән гомумән таныш булмаган делегатлар да бар иде. Бу үзенчәлек аралашуда билгеле бер авырлык тудырды. Шулай булуга да карамастан, бер-беребезне аңларга, тыңларга өйрәндек. Ә төп аралашу теле булып татар теле калды», - дип сөйләде ул «Intertat.ru» электрон газетасына.
Рашат Европаның татар яшьләрендә милли үзаңның шактый көчле булуына да игътибар иткән, ә форум исә анда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган. «Чара бик югары дәрәҗәдә узды. Аның төп оештыручысы — Кадрия ханым Гәрәева. Бер кешенең шундый зур эш башкара алуы — шаккаткыч хәл», - дип белдерә Рашат Якупов.