Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Беренче сентябрь... Көзнең беренче көне... Беренче кыңгырау... Беренче укытучы... Белем иленә беренче адымнар...
Чәчәкләр тотып, матур итеп киенеп, ярым куркып, ярым кызыксынып һәм күпмедер дәрәҗәдә горурланып мәктәпкә таба атлаган адымнар. Әлеге олы юлга кереп китү нәкъ менә шушы беренче адымнардан тора. Мондый адымнар әле безнең тормышта еш кабатланыр. Көн арты көн үтелер, китап арты китап укылыр, белем өстенә белем, тәҗрибә өстенә тәҗрибә өстәлер.
Әлеге көн һәр кешенең дә диярлек күңелендә сакланадыр. Мәктәптә уку еллары безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Мәктәпне тәмамлаган чакта без инде тагын да зуррак юлга адым атлар кешеләр булып тәрбияләнеп чыгабыз. Әлеге юллар безне дөньяның төрле төбәкләренә алып китәргә сәләтле.
Әмма, кайда гына китсәк тә, без үзебезнең кем булып чыгуыбызга әти-әниләребез белән беррәттән мәктәпкә һәм анда белем биргән беренче укытучыларыбызга рәхмәтле булачакбыз.
Тагын шуны әйтергә кирәк - адымнар бары тик үз көчеңә ышанганда һәм белемнәрең ышанычлы булганда гына ныклы булалар. Кайда гына барсагыз да һәрвакыт белемнәрегез күп һәм ышанычлы, атлар адымнарыгыз ныклы булсын! Аеруча - белем ачкычын алырга дип мәктәпкә барган беренче адымнар!
Укучыларны һәм студентларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын чын күңелдән бүгенге Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез! Укуыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа белемнәр алган вакытта күзләрегездә очкыннар ялтырап торуын телибез!
Өстә әйтелгән теләкләргә өстәп тагын шуны әйтәсебез килә. Иң ныклы, иң яхшы, иң истә кала торган белемнәр - үз туган телеңдә алынган белемнәр! Без моны бик яхшы беләбез, күп еллык тәҗрибәбез моңа дәлил булып тора!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы идарәсе