Татар мәгарифе порталы
Кичә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале вәкилләре Хельсинкига китте. 14 сентябрдә Финляндия башкаласында фестивальнең чираттагы бәйрәме үтәчәк. Ул бөек җырчының 105 еллыгына багышлана.
Хельсинкида үтәсе концертта фестиваль лауреатлары Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Хисмәтуллина, музыкантлар Алиса Лабзина, Рөстәм Рәхмәтуллин чыгыш ясаячак. Фестиваль турында проектның авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов сөйләячәк.
Ваһапов фестивале 2004 елдан татар җыр сәнгатен үстерү, югары башкару культурасын пропагандалау, бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү, ватандашларыбызның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, яшь талантларны эзләп табу һәм үстерү, төбәкара бәйләнешләрне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.
Бу еллар эчендә фестиваль чаралары Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең бик күп төбәкләрендә үтте: Казан, Мәскәү, С. Петербург, Уфа, Т. Новгород, Пермь, Самара, Оренбург, Ижау, Ульяновск, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе, Түбән Варта, Иркутск, Берлин, Гданьск, Киев, Стокгольм, Рига, Таллин, Урумчи, Сан-Франциско...
Хельсинкидагы концертка Финляндия, шулай ук Швеция, Бельгия, Балтик буе илләрендә яшәүче милләттәшләребез чакырулы.
Ваһапов фестиваленең Финляндиядәге бәйрәмен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тамаша кылыр, дип көтелә.