Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әлеге чарада Татарстанны яшь автор-башкаручы Гөлназ Батталова тәкъдим итә.
Төркиядә "Төрекчәвидение" IV халыкара музыка фестивале башланды. Бүген аның 3 нче көне. Ул бу илнең иң мәшһүр туристик районы – Денизлидә уза. Чара 14 сентябрь көнне Памуккале бистәсендәге 20 мең кешелек антик театрда гала-тамаша белән төгәлләнәчәк.
Фестивальгә Албания, Азәрбайҗан, Болгария, Босния-Герцеговина, Венгрия, Гагауз җире, Греция, Грузия, Казакъстан, Косово, Кырым, Кыргызстан, Македония, Румыния, Татарстан, Төньяк Гыйрак, Төркия, Төркмәнстан, Черногория, Шәркый Төркестан, Үзбәкстан кебек 21 илнең төрки телләрдә сөйләшүче вокалистлары катнаша. Татарстан җыр сәнгатен яшь җырчы Гөлназ Батталова тәкъдим итә.
IV халыкара төрекчә сүзле музыка фестиваленең беренче көнендә сәнгать әһелләре Денизли шәһәре мәйданнары һәм паркларында чыгыш ясадылар. Алар чара буенча үз илләренең популяр җырларын тәкъдим иттеләр. 14 сентябрьдә булачак йомгаклау концертында исә төрек эстрада һәм халык җырларын да башкарачаклар.
"Төрекчәвидение" фестиваленең быелгы шигаре – “Бер тел, бер йөрәк”, визуал темасы исә – “Су”.
Елдан ел популярлыгы арта барган бу чараны Төркия дәүләт телерадиокорылышының “ТРТ МУЗЫКА” каналы турыдан-туры яктырта. Шулай ук 13 илнең телевидениесе аша да карап булачак.
Фестиваль тәүге тапкыр 2009 нчы елда оештырылды. 3 ел рәттән уздырылганнан соң, узган ел ара бирелгән иде. Быел ул тагын да кызыклы, мавыктыргыч программа белән үткәрелә. Ул Төркия дәүләт телерадио корылышы һәм Денизли районы хакимияте белән уртаклаша оештырылып килә.
Узган еллардагы чарага Татарстаннан Мәликә, Альбина Апанаева да катнашкан иде.
Гөлназ Батталова бүгенге көннең иң популяр вокалистларыннан исәпләнә. Автор-башкаручы буларак танылган бу татар кызы рус, татар, инглиз телләрендә җырлый. Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институтында уку белән бергә, Россиянең театр сәнгате университетында да (ГИТИС) белем ала. “Кайда гына булсам да, татар кызы булуымны сиздерми калмыйм”, – ди ул.