Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры быелгы сезонын 22 сентябрьдә “Алтын Урда” балеты белән ачарга җыена. Яңа әсәрнең авторлары - композитор Резидә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис.
Югары сәнгать тарафдарлары Алтын Урданың таркалу алдыннан булган чорны бию телендә тамаша кыла алачак. “Кискен бәрелешләр, сугыш, кан кою, мәхәббәт һәм хыянәт бәрелеше, кешенең әнә шул ике ут арасында аптырашта калулары – барысы да әлеге либреттога кергән”, - ди яңа балет хакында халык шагыйре Ренат Харис. Әсәрнең төп персонажлары Хан, Хан кызы, гаскәр башлыгы.
Композитор Резидә Әхиярова әсәрне заманча музыкаль тел белән язган. Шулай да, милли төсмерләр шәйләнәчәк, дип ышандыра автор. “Алтын Урда”ны сәхнәгә режиссер Георгий Ковтун куя. Татарстан Президенты ярдәме белән сәхнәләштерелгән балет өч ел дәвамында камилләшкән. Чөнки әсәр шактый катлаулы. Авторлар үзләре раслаганча, иҗат барышы гади генә бармаган, фикер каршылыклары да булгалаган.
Балет бары тик мәхәббәт һәм романтика булган очракта гына туа ала.”Һәрбер балет әсәренең нигезендә мәхәббәт ятуы бик мөһим”, - ди опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Аны хуплап режссер Георгий Ковтун:“ Яңа спектакль мәхәббәт турында. Монда татар Ромеосы һәм Джульеттасы турында үзенчәлекле вакыйгалар сүрәтләнә. Гүзәллек дөньяны коткара - спектакльдәге төп фикер әнә шул. Үзенә күрә, адәм балаларын туган илләрен яратырга, дөньяны сакларга чакыру. “Алтын Урда”да классицизм һәм романтизм үрелеп бара”, - ди.
Купшы сәхнә бизәлеше һәм костюмнарны Киев рәссамнары Андрей Злобин һәм Анна Ипатьева иҗат иткән. Спектакльнең музыкаль җитәкче һәм дирижеры Рөстәм Абязов.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt