Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Китап – белем ачкычы, дигән мәкаль бар. Ләкин “белем ачкычы”, теге яки бу таләпләргә буйсынмый басылса, укучының сәламәтлегенә зыян да салырга мөмкин. Укучылар кулланачак дәреслекләргә күп төрле таләпләр куелган.
Беренчедән, барлык басмалар да эчтәлеге ягыннан “цензура” уза. Ләкин дәреслекләр башка критерийлар буенча да тикшерү уза. Әйтик, Дәүләт санитар эпимемиалогия тикшерүе үз таләпләрен куя. Башлангыч сыйныф укучылары өчен басылган дәреслекнең авырлыгы 300 граммнан да артмаска тиеш. 5-6нчы сыйныфларга каралган китаплар – 400, ә чыгарылыш сыйныфларга иң күп дигәндә 600 грамм булуы мәҗбүри. Өстәвенә, беренче сыйныфлар өчен китап үз эченә бер еллык укыту программасын гына алырга тиеш. 2-6нчы сыйныфта укучылар ике еллык, ә югары сыйныфтагыларга 3 еллык программа тәшкил иткән китаплар чыгарылырга мөмкин.
Нәширләр дә катгый кагыйдә кысаларында эш итә. Башлангычларга басылган китапларда төп текст өч төс белән генә аерылырга мөмкин. Югары сыйныфларда исә бөтенләй ике генә төс кулланылырга тиеш. Табиблар фикеренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен басылган китапларда төс белән “уйнамавың” хәерлерәк.
Төсе уңган хәрефләр, бер-берсенә ябышкан китап битләре, таплар кебек типографик “хаталар”ның да булмавы сорала. Бу очракта укучыларның күз күреме начарланырга мөмкин.
Дәреслекләр басылачак кәгазьгә дә таләпләр бар. Ул артык юка, үтә күренмәле булырга тиеш түгел. Шулай ук текстны соры яисә төсле фонда бастыру да тыела.
Алда санап үтелгән таләпләр үтәлмәгән очракта, җитди авырулар барлыкка килүе ихтимал.
Әлбәттә, мәгариф оешмаларына тәкъдим ителгән, кайтарылган китаплар бу кагыйдәләрне үтәми бастырылмаган. Әйтик, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ел да яңа уку елына тәкъдим ителгән һәм укытуга расланган китаплар исемлеген чыгара. Алда сезгә шуларны тәкъдим итәбез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
pm349-1.zip | 88.43 KB |
prm349-2.doc | 359.5 KB |