Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Нәниләрне ике дәүләт теле – рус һәм татар телләренә бердәй яхшы өйрәтә торган балалар бакчалары бик аз. Бигрәк тә шәһәр җирендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Казанның 372 санлы мәктәпкәчә тәрбия йорты исә бу мәсьәләдә үрнәк бакчаларның берсе.
Кызганычка каршы, күп очракта татар телле дип саналган балалар бакчасында да милли тәрбия кәгазьдә генә була. Шәһәр җирендә бигрәк тә – ата-ана бу рус телле, ә монысы татар телле балалар бакчасы дип артык сайланып тормый. Балалар бакчаларына кытлык сакланган мәлдә, балаңны урын булган тәрбия йортына бирәсең шул. Нәтиҗәдә исә, мондыйрак хәл күзәтелә – татар телендә тәрбия бирелергә тиешле бакчаларда нәниләр белән, нигездә, рус телендә аралашалар, бәйрәмнәр вакытында да бер-ике татарча шигырь укыйлар да, калган өлеше русча үтә.
Әмма шәһәрдә дә ике телне бертигез дәрәҗәдә өйрәтүгә зур игътибар биргән тәрбия учаклары бөтенләй юк түгел. Әйтик, быел республикабызда татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар бакчаларын ачыкладылар. “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесендә 20 җиңүче билгеләнде, алар берәр миллион сумлык грант отты. Бәхетлеләр исәбендә Казанның 372 санлы балалар бакчасы да бар иде.
Башка конкурслардан аермалы буларак, дәүләт телләрен өйрәтүдә зур уңышка ирешкән тәрбия йортлары кәгазьдә язылган буенча гына түгел, ә урыннарда булып билгеләнде. Махсус комиссия тәрбиячеләр һәм балалар белән әңгәмә корып, аларның рус һәм татар телен белү дәрәҗәсен ачыклады, дәресләр карады, бакчаның бизәлешенә игътибар итте.
372 балалар бакчасында чын мәгънәдә милли мохит тудырылган. Ата-аналар өчен барлык мәгълүмат ике телдә бирелгән. Һәр төркемдә татар халкының тормышын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен чагылдыручы почмаклар оештырылган, ике татар теле кабинеты җиһазландырылган. Монда балаларны Татарстанның, Казанның истәлекле урыннары белән таныштыручы сурәтләр, татар милли киемнәрдән киенгән курчаклар, читек, калфак, алъяпкычлар урнаштырылган.
“Татар теленә өйрәтү элеккеге кебек авыр түгел хәзер. Рус балаларына татар телен өйрәтә алмый газап чигүләр артта калды. Чөнки татар телен балалар бакчасыннан башлап, башка милләт вәкиле төшенерлек аңлаешлы, уңайлы укыту программалары төзелде. Балалар бакчаларына кайтарылган ноутбуклар, проекторлар, мультимедиа такталары, телне өйрәтү өчен методик әсбаплар эшне шактый җиңеләйтте. Хәзер, әйтик, татар әкиятләрен укып, китаплардагы рәсемнәрне күрсәтеп кенә калмыйча, видео-аудио материаллар кулланып эш итәбез. Балаларга бик тә татар мультфильмнары ошый. Без аларны хәтта дискка яздырып ата-аналарга да тараттык. Шул рәвешле балалар өйдә дә татар теле буенча белемнәрен ныгыталар”, - дип сөйләде 372 балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкаручы Эльмира Газизова.
Татар теле укытучысы Гөлназ Габитова да балаларны татар теленә өйрәтү җиңеләюен билгеләде. “Балаларга татар телен хәзер чит телне өйрәткән кебек өйрәтәбез. Телне үзләштерү аралашу аша бара. Иң элек аларны тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштырабыз. “Исәнмесез!”, “Сау булыгыз!”, “Рәхмәт”, “Хәерле иртә!”, “Хәлең ничек?” дип диалоглар корабыз, балалар бер-берсе белән шул рәвешле аралашып, көнкүреш сөйләм теленә өйрәнә. Боларның барысы да коры дәрес формасында түгел, ә уен аша бара”, - ди ул.
Татар теле укытучысы Наилә Әхмәдиева сүзләренчә, бакчада телне өйрәтү белән беррәттән, балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыруга да зур игътибар бирелә. Әйтик, олылар төркеме балалары өчен “Алтынчәч” театр түгәрәге эшли, шулай ук “Кояшкай” фольклор төркеме оештырылган. Балаларга татар язучылары, шагыйрьләре, җырчылары белән очрашулар уздыралар.
Бездән мәктәпкә чыгып киткәндә, балаларыбыз татар телендә яхшы гына аралаша ала. Иң кимендә, малай-кызлар программа буенча белергә тиешле 164 сүзне үзләштерә, аларны сөйләмдә куллана белә, дип горурланып сөйли Эльмира Газизова.
Бәйгедә откан 1 миллион сумны исә балалар бакчасына яңа заманча җиһазлар алырга, ишегалдындагы уен мәйданчыкларын яңартырга ниятлиләр.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt
Фикерләр
qdb
19 Сентябрь, 2013 - 11:13
Permalink
бертигез өйрәтми торган ,
бертигез өйрәтми торган , татарча гына укыта торган , урыс теле белән инглиз теле әз генә керә йә бөтенләй керми торганы да булсын иде диеп уйлыйм. һәм шундый "бакча"ны сайлап ала торган кешеләр.