Татар мәгарифе порталы
Сез монда
20 сентябрьдә Татарстан Милли музееның әдәби салонында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлегенә багышланган очрашу оештырла.
Г.Тукай бүләге иясенең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интеллектуаль укучыга тәгаенләнә. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы – шагыйрь иҗатының төп асылы.
Әдәбият галимнәре раслаганча, шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Равил Фәйзуллин 1970нче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Ветеран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.
Аның әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын тапты.
Равил ага Фәйзуллин озак еллар Татарстан Милли музее белән хезмәттәшлек итә. Биредә шагыйрьнең иҗат кичәләре, укучылар белән очрашулары да еш оештырыла. Ә ул җитәкләгән “Казан утлары” журналы битләрендә музей тормышындагы вакыйгалар еш дөнья күрә.
Әдәби салонга килүчеләр Равил Фәйзуллинның гаилә альбомында сакланучы иҗатын, җәмәгать эшлеклесе булуын чагылдырган фотолар белән дә таныша алачак.
Музыка белән үрелеп барачак очрашуга шагыйрьнең иҗатташ дуслары: Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Илфак Ибраһимов, Камил Кәримов, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Марсел Галиев һ.б. да киләчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt